Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәет авылында яшәүче ир белән хатын, күрше хатыны М7 юлында коточкыч авариядә үлгән

news_top_970_100
Сәет авылында яшәүче ир белән хатын, күрше хатыны М7 юлында коточкыч авариядә үлгән
Фото: Башкортстан ЮХИДИ башлыгы телеграм-каналы, www.bashinform.ru

Башкортстанның Кушнаренко районында авариядә 3 кеше һәлак булган. ЮХИДИ белешмәсе буенча, алар барысы да – Сәет авылы кешеләре. Бу турыда «Башинформ» яза.

Фаҗига 23 октябрьдә кичке 4ләр тирәсендә М7 «Волга» юлының 1252нче километрында була.

Башкортстан буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, «Daewoo Novus» йөк машинасы «Лада Калина» автомобиленә бәрелә. Фура белән Иглин районында яшәүче 50 яшьлек ир-ат идарә итә. Фура бәрелгән чакта, «Лада Калина» сулга борылыр өчен тукталган булган. Йөк машинасы бәрдергәч, «Лада Калина» каршыга килә торган «КамАЗ» йөк машинасы астына барып керә. Шул вакытта тагын бер «Скания» йөк машинасы тормозларга өлгерми һәм үзе белән бер юнәлештә барган «Daewoo Novus» машинасына бәрелә.

Җиңел машинадагы кешеләр барысы да һәлак була. Йөк машиналарын йөртүчеләр имгәнми.

«Якынча белешмә буенча, авариядә бергә яши торган ир белән хатын, аларның күршесендә яшәүче хатын-кыз үлгән. Барысына да 67 яшь. Туганнары сүзләренчә, алар пенсия алган һәм Кушнаренкога азык-төлек алырга барган. Сәет авылына өйләренә әйләнеп кайткан чакта авария килеп чыккан», – дигәннәр ведомствода.

Җиңел машинага бәрелгән фура йөртүчесе талчыккан һәм йокымсырап киткән булган, дигән версия бар.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100