Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сәер үлем». 9 яшьлек кыз бала мәетен карават янында тапканнар

news_top_970_100
«Сәер үлем». 9 яшьлек кыз бала мәетен карават янында тапканнар
https://ru.freepik.com/

Тува Республикасында ДЦП белән авыручы 9 яшьлек кыз бала башы имгәнеп, сәер генә һәлак булган. Аның мәетен 28 июньдә үз караваты янында тапканнар. «Комсомольская правда» Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр иткәнчә, баланың башына авыр әйбер белән сукканнар. Җинаять эше ачылган.

Экспертизаның якынча нәтиҗәләре буенча, кыз бала башы имгәнеп үлгән. Аның башына бәргәннәр, ләкин моны кем эшләгәне әлегә билгеле түгел. Тикшерү бара.

Кыз бала үзе йөри алмый, аны үги атасы тәрбияли. Фаҗига булган көнне ир-ат хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә, әни кеше эшкә китә. Иртәнге якта әти кеше баланы карарга бүлмәгә керә, кызны карават янында идәндә яткан килеш таба. Якынрак килгәч, ул үги кызының үлүен күрә.

Әлегә баланың үлеменә кемнәр сәбәпче булуы ачыкланмаган. Тикшерүчеләр ата-анасы катнашмадымы икән дигән версияне дә карый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100