news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сәер фаҗига: Төнлә ут чолгап алган хатын ирен уята да аңын югалта

news_top
Сәер фаҗига: Төнлә ут чолгап алган хатын ирен уята да аңын югалта
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Мәскәүдәге бер фатирда 2 көн элек ут капкан хатын-кыз 10 гыйнварда кич белән вафат булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

61 яшьлек хатынны ире коткарырга маташа, тик булдыра алмый.

«60 яшьлек ир-ат 8 гыйнварда кычкырган тавышка уяна. Бүлмәгә хатыны килеп керә – аны тулысынча ут чолгап алган була. Аннары хатын егыла. Ир җәймә тартып ала һәм утны сүндерергә маташа», – дигән РЕН ТВ чыганагы.

Аннары ир-ат ашыгыч ярдәм чакыра. Бу вакытта хатын аңында булмый.

Хәзерге вакытта әлеге фаҗига сәбәпләре билгеле түгел. Фатирда ике пластик шешә табыла, аларда билгесез матдә була. Ир дә фаҗига сәбәпләрен аңлата алмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар