Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәер фаҗига: Кабат экспертиза өчен 16 яшьлек үсмер кызның мәетен казып алганнар

news_top_970_100

Каменск-Уральск шәһәрендә сәер генә һәлак булган 16 яшьлек кызның мәетен кабат экспертиза өчен эксгумацияләгәннәр. Ул 2023 елның 8 августында үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Кабат экспертиза өчен декабрьнең беренче көннәрендә Дананың мәетен эксгумацияләделәр, аннары 4 декабрьдә кабат җирләделәр. Экспертиза нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел», – дигән сайт чыганагы.

2023 елның 8 августында кыз Екатеринбургтан Каменск-Уральскига кайта һәм өенә җәяү бара. Ул телеграм-каналына шомлы хәбәр язып куя.

«Кадерле Каменск кешеләре! Мин сезнең белән бер җирдә кабат булуыма бик шат, ләкин хәзер автобуслар йөрми, миңа өйгә кадәр соло кайтырга туры килә. Шуңа күрә мине үтермәвегезне, көчләмәвегезне үтенәм, мин өйгә кадәр кайтып җитәргә телим. Һичьюгы, бүген», – дип яза Дана.

1 тәүлек узгач, Дананың мәетен урман полосасыннан 10 метр ераклыкта табалар. Тикшерүнең якынча версиясе буенча, ул синтетик матдәдән үлгән булуы ихтимал. Ләкин соңрак, аны үтерүдә шикләнеп, Эдуард Г. тоткарлана. Фаҗига булган кичтә ул велосипедта Дананы озак эзәрлекли, моны видеокүзәтү камерасы төшереп ала. Полиция аны 1 ай эзли, 1 сентябрьдә сак астына алалар, декабрьдә арестны 24 апрельгә кадәр озайталар.

Тикшерү барышында алдан кызның канында тыелган матдәләргә экспертиза ясыйлар. Аның нәтиҗәләре буенча, кызның авызында, ашказанында, бавырында, бөерләрендә кофеин табыла. Бу – югалган көнне кыз энергетик эчкәнен аңлата, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Бәлки әлеге әдәм мәҗбүри эчерткәндер бичара балага
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100