Гарвардта 34нче тапкыр Шнобель премиясе тапшырдылар. Бу премия, Нобель премиясенең пародиясе буларак, көлкеле, кирәксез, мәгънәсез дип табылган тикшеренүләр өчен бирелә. Аның шигаре: «Башта көлке тоелса да, уйланырга мәҗбүр итә» торган хезмәтләр.
Премия артистларны чакырып, шоу-күренеш буларак тәкъдим ителә. Гадәттә, премияне кабул иткән галимнәр дә бу уенга килә.
Менә быелгы премия ияләре:
Тынычлык премиясе
Бу премия АКШ психологы Беррес Скиннерга күгәрченнәрне ракеталарның «йөртүче» итеп файдаланырга тәкъдим итүе өчен бирелде. Галим, ракета һөҗүмендә кошлар ярдәм итә ала, дип уйлаган. Ул күгәрченнәрне экранны чукырга өйрәтә, һәм ракета кош кушканча очарга тиеш була. Бу өлкәдә уңышлар булса да, проект ябылган.
Демография
Демография юнәлешендә җиңүче – Оксфорд университеты галиме Сол Ньюман. Ул күп кенә өлкән яшьтәге кешеләрнең озын гомерле булуы... бюрократик хаталар нәтиҗәсендә икәнен ачыклый. Туу һәм үлем турында таныклыкларны биргәндәге хаталар аркасында, кайбер кешеләр галәмәт озын гомерле булып күренгән.
Анатомия
Француз галимнәре кешенең, Җир шарының кайсы ярымшарында яшәвенә бәйле рәвештә, чәче кайсы якка бөдрәләнә икәнен ачыклаган өчен бүләк алды. Бу ачышка нигезләнеп, чәчләрнең көньяк ярымшарда – сәгать теленә каршы, ә төньякта киресенчә борылуы ачыкланган.
Биология
Бер төркем галимнәр сыер курыкса, сөт бирүдән туктый икәнен өйрәнгән. Алар сыерның өстенә песи утыртып куйган һәм мал янәшәсендә кәгазь пакет шартлаткан. Сыер сөт бирүдән туктаган. Билгеле, мал шартлау тавышыннан курыккан. Ни өчен сыер өстенә песи утыртып куйганны галимнәр аңлата алмаган.
Ботаника
АКШ галиме Джейкоб Уайт һәм Алманиядән Фелипе Ямашите чын үсемлекләрнең янәшәдәге ясалма үсемлекләрнең яфрак формасын имитацияләвен раслаган.
Физика
Галимнәр үлгән форельнең агымга каршы йөзә алуын раслаган. Ничек итеп дисезме? Чоңгылга эләксә, балык агымга каршы да йөзгән кебек булып чыга. Дөрес, бу – форельгә генә түгел, судан агып барган теләсә нәрсәгә кагыла. Әмма галимнәр, тырыша-тырыша, шушы күренешне өйрәнгән һәм премия алды.
Химия
Химия юнәлегендә исерек һәм айнык суалчаннарны аерып күрсәтү ысулын уйлап тапкан Амстердам галимнәре бүләкләнде.
Медицина
Медицина өлкәсендәге ачыш тагын да әкәмәтрәк: әгәр даруның ниндидер кире тәэсире бар икән, димәк, ул даруның тартмада булмавы азрак зыянлы. Ягъни, организмыгызга зыян китерердәй дару тартмасы сатып аласыз, һәм ул буш булып чыга икән, димәк, бу – яхшы күренеш.
Туры килү теориясе
Европа галимнәре (48 кеше!) акчаны 351 мең тапкыр күккә чөйгән һәм шундый нәтиҗә ясаган – акча башта кайсы ягы белән яткан булса, чөйгәннән соң, шул ягы белән төшү ихтималы зуррак. Галимнәр экспериментларны дәвам итәчәк икән.
Физиология
Физиология юнәлешендә япон галимнәре җиңде. Алар, дуңгыз һәм кимерүчеләр арт яклары белән дә сулый ала, дигән нәтиҗәгә килгән.
Шнобель премиясе көлкеле, шаян премия булса да, кайвакыт бу ачышларның чыннан да зур ачыш икәне ачыклана. Мәсәлән, физиология буенча премияне тапшырганда, япон галимнәре үз ачышларының кирәксез түгеллеген сөйләгән. Алар фикеренчә, кайбер очракларда кешегә үпкәсе аша ясалма сулыш бирү мөмкин түгел. Пандемия вакытында сулыш аппаратлары бөтен кешегә дә җитмәгән. Әгәр бу өлкәдә ниндидер ачыш ясалса, тын кысылу белән интеккән кешеләр өчен ниндидер яңа төр сулыш алу аппаратлары ясарга мөмкин булыр иде, ди алар.