Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәдаканың иң яхшы төре нинди?

news_top_970_100
Сәдаканың иң яхшы төре нинди?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

«Татарча хәдисләр» телеграм-каналында сәдака бирү турында аңлаталар.

Сәдаканың иң яхшы төре кайсысы?

عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ، قَالَ: جَاءَ رَجُلٌ إِلَى رَسُولِ اللهِ صلى الله عليه وسلم، فَقَالَ: يَا رَسُولَ اللهِ، أَيُّ الصَّدَقَةِ أَعْظَمُ؟ قَالَ: « أَنْ تَتَصَدَّقَ وَأَنْتَ ‌صَحِيحٌ ‌شَحِيحٌ ‌تَخْشَى ‌الْفَقْرَ وَتَأْمُلُ الْبَقَاءَ، وَلَا تَمَهَّلْ حَتَّى إِذَا بَلَغَتِ الْحُلْقُومَ، قُلْتَ: لِفُلَانٍ كَذَا، وَلِفُلَانٍ كَذَا، وَقَدْ كَانَ لِفُلَانٍ».

«Сәдаканың иң яхшысы – үзең сәламәт булып, малыңны кызганып, фәкыйрьлектән куркып, тормышың дәвам итәчәгенә өметләнеп яшәгән вакытта бирелгәне. Җаның бугазыңа җитеп, фәләнгә фәлән кадәр, фәләнгә фәлән кадәр, дип әйтеп ятуны көтмә. Һәм ул малларың чыннан да фәләнгә калачак». Сахих Мөслим, №1032. Сахих Бохари, №1419, Мүснәд Имам Әхмәд, №7159

Гаиләне һәм туганнарны мал һәм ризык белән тәэмин итү сәдака булып исәпләнә عَنْ جَابِرٍ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: «ابْدَأْ بِنَفْسِكَ فَتَصَدَّقْ عَلَيْهَا. فَإِنْ فَضَلَ شَيْءٌ فَلِأَهْلِكَ. فَإِنْ فَضَلَ عَنْ أَهْلِكَ شَيْءٌ فَلِذِي قَرَابَتِكَ. ‌فَإِنْ ‌فَضَلَ ‌عَنْ ‌ذِي ‌قَرَابَتِكَ شَيْءٌ فَهَكَذَا وَهَكَذَا».

«Сәдаканы иң элек үзеңнән башла (малыңны үзеңнең ихтыяҗларыңа тот). Әгәр үзеңнән артып калса, гаиләңә, гаиләңнән артса, туганнарыңа, алардан да артса, үзеңә якын булуларына карап, калганнарга садака бир». Сахих Мөслим, 997

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100