Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сабыйларның хәле яхшы»: Хатыны бәби тапканда үлгән әти кеше кызларын күрергә барган

33 яшьлек Дилә бәби тапкач, комага китә һәм 22 ноябрьдә иртән вафат була.

news_top_970_100
«Сабыйларның хәле яхшы»: Хатыны бәби тапканда үлгән әти кеше кызларын күрергә барган
https://www.instagram.com/yfathullin/

Татарстанда яшәүче Фәтхуллиннар гаиләсенең кайгысы бик күпләрне тетрәндерде. Дилә белән Радик белән Дилә 15 ноябрьдә язылышкан. Дилә йөкле була, 21 ноябрьдә аның тулгагы башлана. 7.30 сәгатьтә аның беренче баласы, 64 минуттан соң икенче кызы дөньяга килә. 33 яшьлек Дилә үзе исә комага китә һәм 22 ноябрьдә иртән вафат була.

Радик ике нәни кызы, Диләнең ун яшьлек улы белән тол кала. Кызларга Айзилә һәм Асылъяр дип исем кушалар. Аңа Диләнең туганы Ләйсән ярдәм итә. Ләкин матди ярдәм бик кирәк, шуңа күрә социаль челтәрләрдә бу гаиләгә ярдәм җыю бара.

Радик бу көннәрдә кызларын күрергә хастаханәгә барган. Кызлар әлегә табиблар күзәтүендә яши. Әти кеше аларны карап кайткан.

«Бездә яхшы яңалык бар. Балаларны күрергә Балалар республика клиник хастаханәсенә бардык. Айзилә үзе сулыш ала башлады. Авырлыгы да бераз арткан. Ул әлегә реанимациядә. Табиблар әйтүенчә, кызлар үзләрен яхшы хис итә», — дип язган Радик Фәтхуллин.

Дилә Фәтхуллина үлемен тикшерүчеләр өйрәнә.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Добрый вечер дорогие друзья! Хорошая новость у нас! Ездили сегодня навещать детишек в ДРКБ. Айзиля начала самостоятельно дышать! Еще прибавила в весе? Пока она находится в реанимации. По словам врачей детишки чувствует себя хорошо. Огромное спасибо им? Тем кто поддерживает нас в трудную минуту, огромное спасибо??? Сбором средств занимается родная сестра Дили, Муртазина Лейсан Динаровна (тел:89600413842 и муж Дили, Фатхуллин Радик.(тел:89393628286) Номера карты для перевода "Сбербанк" 4276 6200 2555 7616 , 6762 8062 9002 353823, 2202 2001 5274 3736. Номер карты "Ак барс" банка 4000 7934 7084 4384 Всем огромное спасибо???

Публикация от Радик Ф (@yfathullin)

Татарстанда яшәүче 33 яшьлек хатын бала тапканда үлгән, дип язган идек. Ятимлек ачысын үз җилкәсендә татыган Диләнең өч баласы ятим калды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100