Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сабыйлар куркудан кычкырышты: Бозда агып киткән биш баланы коткарган балыкчы чак кына үзе үлми калган

Сабыйлар куркудан кычкырышты: Бозда агып киткән биш баланы коткарган балыкчы чак кына үзе үлми калган

news_top_970_100
Сабыйлар куркудан кычкырышты: Бозда агып киткән биш баланы коткарган балыкчы чак кына үзе үлми калган
Сызрань шәһәрендә чак кына фаҗига булмый кала. Биш бала елгадагы боз өстендә агып китә. Аларны күреп алган балыкчы коткарырга ташлана һәм үзе дә чак кына батмый кала. Бу турыда КТВ-Луч каналы хәбәр итә. 

7 апрельдә Вязовка авылыннан Сергей Сурков исемле ир-ат балык тотарга килә. Бу вакытта елга буенда бала-чага уйнап йөри. Бераздан алар бозга керәләр. Боз шул мизгелдә ярдан аерылып, елга буйлап йөзеп китә. Биш бала боз капкынында кала. Алар арасында өч яшьләр чамасындагы кыз бала да була.

"12 яшьлек малай шаяртып кына бозны этеп җибәргән. Боз агып китә башлагач, балалар куркып кычкыра башлаган", - дип сөйләгән Сергейның хатыны Наталья Суркова.

Сергей балаларның ярдан еракка йөзеп китүен абайлап алган, алар артыннан чабып киткән, ул боз өстеннән йөгергән. Сергей йөгергән саен боз ватыла барган, балыкчы суга төшеп киткән. Шуннан соң ул йөзеп барып, балалар торган бозны куып җиткән. Сергей боз кисәген ярга таба этеп китергән. Шуннан соң балалар котылган. Сергей үзе ярдагы бозга менә алмаган, ул бата башлаган.

"Ул бата язган. Судан чыга алмаган. Аның астындагы боз да ватылып беткән", - дип сөйли Наталья.

Бәхеткә, Сергейга ярдәмгә таныш булмаган бер ир-ат килеп җиткән. Бу ир-ат якында гына балык тота торган булган. Ул Сергей янына килеп, озын таяк сузган һәм ярга тартып чыгарган. 

Сергей Сурков салкын суда озак булган. Ул табибларга мөрәҗәгать иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100