news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сабый юынтык су чокырында баткан

Гаилә яхшылар исәбендә булган. Ана баласын чокырдан тартып чыгарган, тик коткара алмаган.

news_top
Сабый юынтык су чокырында баткан
Ульяновск өлкәсе Николаевский районы прокуратурасы ике яшьлек баланың юынтык су ага торган чокырда батып үлүе буенча тикшерү оештырган. Бу турыда җирле басма хәбәр итте.

Нәни малай җиде балалы гаиләдә тәрбияләнгән. Фаҗига булган көнне аны әнисе караган.

2 сентябрьдә кичке алтынчы яртыда фаҗига килеп чыккан. Бала бераз югалып торгач, әнисе аны эзли башлаган. Хатын баласын юынтык су чокрында табып алган, тартып чыгарган, ләкин бала инде үлгән булган.

Юынтык су чокыры өй тирәсендә генә казылган. Аның капкачы да, биге дә булмаган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү комитетында хәбәр иткәнчә, бу гаилә яхшылар исәбендә торган, әтиләре ерак рейсларга йөреп машинада эшләгән. Хәзерге вакытта прокуратура бала үлеменә китергән сәбәпләрне ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар