Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сабый суламый иде». Татарстан табиблары өйдә туган баланы һәм аның анасын коткарган

Әни кеше ике литр чамасы кан югалткан, бала 11 көннән соң гына үзе сулыш ала башлаган.

news_top_970_100
«Сабый суламый иде». Татарстан табиблары өйдә туган баланы һәм аның анасын коткарган
https://pixabay.com

Татарстанда өйдә бала тапкан 24 яшьлек хатынны һәм аның сабыен табиблар коткарып калган. Бу турыда Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

24 яшьлек әнине һәм аның баласын ашыгыч ярдәм белән Перинаталь үзәккә алып киләләр. Яшь әни ике сәгать элек өйдә 4 килолы бала тудырган. Бала да, анасы да бик авыр хәлдә була.

«Икесен дә хастаханәгә китерделәр. Сабый сулыш алмый, йөрәк тибеше дә начар, температурасы да үлчәнми. Неанотологлар һәм балалар реаниматологларның вакыты секундлар белән исәпләнә», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Табиблар бер сәгать тырышкач, сабыйның хәлен стабильләштерә. Баланы мониторларга, үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына һәм термокостюмга тоташтыралар. Сабыйны акрын гына җылыталар. 18 сәгать узгач кына, аның температурасы 36,6 градуска җитә. Ләкин баланың хәле катлаулы булып кала.

«Анасы ике литр ярым кан югалткан. Ашыгыч ярдәм аны шунда ук реанимациягә тапшырды. Күп кан югалту, баланы стериль булмаган шартларада тудыру хатынның хәлен бик катлауландыра. Хәле стабильләшүгә, яшь әни баласы янына барырга сорады», — ди табиблар.

11 көн узгач кына бала үзе сулыш ала башлый. Аны дәвалау әле дә дәвам итә. Табиблар әлегә бер төрле фараз да әйтми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100