news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сабый өстенә компот түгелгән өчен балалар бакчасы 600 мең сум түләгән

Бала ике ай дәвамында дәваланган, аңа операция ясаганнар.

news_top
Сабый өстенә компот түгелгән өчен балалар бакчасы 600 мең сум түләгән
pixabay.com/ru

Воронеждагы балалар бакчасында сабый өстенә бер литр кайнар компот түгелгән. Аның анасы балалар бакчасын судка биргән. Суд карары белән аңа 600 мең сум компенсация түләгәннәр. Бу хакта ren.tv сайты яза.

Бу хәл 2017 елда булган. Тәрбияче кайнар компот салынган кәстрүл күтәреп килә. Шул вакытта аңа бала килеп бәрелә. Эчемлек сабый өстенә түгелә. Шул сәбәпле кызның тәне пешә. Бала ике ай дәвамында дәвалана, аңа операция ясыйлар.

Җинаять эше ачыла. Суд карары буенча, зыян күргән сигез яшьлек кыз файдасына 500 мең, ә әнисе файдасына өчен 100 мең акча түләткәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар