Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сабый мәете табылмады»: Өч нәни баласы белән әни кеше янып үлгән

Дүрт һәм ике яшьлек ике бала, әле берничә айлык кына булган сабый ут эчендә калган.

news_top_970_100
«Сабый мәете табылмады»: Өч нәни баласы белән әни кеше янып үлгән
https://59.mchs.gov.ru/

Пермь өлкәсендә 28 декабрьдә иртәнге якта коточкыч янгын чыккан. Бер хатын кыз, аның өч баласы янып һәлак булган. Бу турыда Пермь өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «АиФ» хәбәр итте.

Верещагин районындагы Сидорята авылында шәхси йортта янгын урынына коткаручылар килә. Ут 27 квадрат метр мәйданны чолгап алган. Ачык янгынны сүндергәч тә, коткаручылар шактый озак эшләгән.

Янгын хәрабәләрен актарган вакытта мәетләр дә табылган. 59.ru порталы хәбәр иткәнчә, өч бала һәм аларның анасы янгыннан чыга алмаган. Балаларга дүрт һәм ике яшь, иң кечесенә берничә ай булган.

«Янгынны сүндергәч, коткаручылар бер хатын-кыз, ике нәни баланың җәсәден тапты. Өченче баланың мәете табылмады. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Утын ягып җылытыла торган мич дөрес эшләмәгән булу ихтимал», дип хәбәр итте «КП-Пермь» сайты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100