Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сабый бик курыккан иде, елый да алмый...» Ике егет янган йорттан кешеләрне коткарган

7 декабрьдә Казанның Актай урамында чыккан янгында ике кеше һәлак булды. Төтен баскан бинадан 47 кеше үзләре котылып чыккан, ә калганнарга янгын сүндерүчеләр ярдәм иткән. «Татар-информ» - кешеләрне янгыннан коткарган егетләр турында.

news_top_970_100
«Сабый бик курыккан иде, елый да алмый...» Ике егет янган йорттан кешеләрне коткарган
Шәхси архив, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте

«Шимбә, 7 декабрьдә без дуслар белән очрашырга сөйләштек. Актай урамында яшәүче бер иптәшебез безне өенә чакырды. Кичке сигезләр тирәсендә аның өенә киттек. Машинадан чыккач, күрше йорттан кычкырган тавыш ишеттек. Игътибар итеп карагач, янгын чыкканын һәм кешеләрнең ут эченнән чыга алмауларын аңладык», — дип сөйләде 23 яшьлек Арслан Кәримуллин.

Арслан үзенең дусты, яшьтәше Илнур Сөнгатуллин белән тавыш ишетелгән якка чаба. Ул беренче чиратта навигатор ярдәмендә йортның төгәл адресын ачыклаган һәм 101 номерына шалтыраткан.

«Шундук янгын сүндерү хезмәтенә шалтыраттым. 112гә шалтыратып диспетчерның җавабын көткән булсам вакытны гына югалткан булыр идем. Ә ул чакта һәр мизгел кадерле иде. Якынча 10 секунд эчендә адресны әйттем, янгын чыкканын һәм йорттан үзләре чыга алмаган кешеләр барлыгын хәбәр иттем», — дип сөйләде Арслан.

Егетләр подъездга йөгереп керә һәм өченче катка менә. Анда керә торган бер ишек һәм ике якка сузылып киткән озын коридор була. Подъезд бик тиз төтен белән тула. Егетләр тәрәзәләрне ача, шуннан соң төтен бераз тарала башлый.

«Без янгынны өченче катта чыккан дип уйладык, чөнки куе төтен шуннан чыга һәм бик эссе иде. Югары катлардан кешеләр төшә башлады: „Тагын кешеләр бармы?“ дип сорагач, „Әйе“ дип җавап бирделәр һәм йөгереп чыгып киттеләр», — дип исләренә төшерә егетләр.

Арслан белән Илнурның өсләрендә толстовкалар гына булган. Шуның белән битләрен каплап, төтен аша өске катларга менгәннәр. Ул вакытта күңелләрендә бары тик кешеләрне фаҗигадән коткару теләге генә булган.

Дүртенче һәм бишенче катлар зәһәр төтен белән тулган була. Телефон фонаригы белән яктыртканда метр ярым ераклыктан берни дә күренмәгән. Әмма егетләр куркып калмый. Дүртенче каттагы коридорның бер башында тонык кына ут күреп ала, бер фатирның ишеге ачык була.

«Бөтен нәрсәгә абына-сөртенә шунда чаптым, 14 яшьлек чамасы кызның әнисе белән баласын киендергәнен күреп алдым. Тиз булырга кирәклеген әйттем, шулвакыт артымнан күзләре яшьләнгән кыз килеп, чыгарга ярдәм итүемне сорадым. Мин аны чыгу юлына бордым, җилкәләреннән тотып, юлны фонарик белән яктыртып, үземнең алдан алып бардым. Икенче катка кадәр төшердем, анда аны бер егет тотып алды. Мин шундук бала артыннан чаптым», — дип сөйләде Арслан.

Ул малай яныннан әйләнеп килә һәм тагын аска төшә. «Сабый бик курыккан иде, кычкыра да, елый да алмый», дип искә ала егет. Бары тик куллары һәм аяклары белән бар көченә үзен коткаручыга ябыша.

Арслан бала белән урамга йөгереп чыга һәм аны подъезд янында беренче очраган ир-егеткә тапшыра. Үзе төтен томалаган подъездга кире ашыга. Килеп җиткән янгын сүндерүчеләр кешеләрнең куркынычсызрак җиргә китүләрен сорый. Арслан һәм Илнур аларга янгынның өченче катта булырга мөмкин икәнен әйтә. Йортта яшәүче кайбер кешеләр үзләре чыга алмаган һәм ярдәм көткән. Коткаручылар аларны баскычлар ярдәмендә җиргә төшергән.

Илнур Сөнгатуллин, янгын сүндерүчеләр килгәнче үк, бөтен катларны куе төтен чорнап алган иде ди. Егет дүртенче катта олы яшьтәге хатын-кыз белән сигез яшьләр тирәсендәге баланы күреп ала. Ул аларны урамга калып чыга. Соңыннан тагын өскә менә, бер ир-ат аңа ун-унике яшьлек кызны тапшыра, соңыннан үзе дә аска төшә.

«Өстә тагын кешеләр калганын аңладык. Төтен шулкадәр зәһәр, аңынны югалтырлык. Янгын сүндерүчеләр тиз килде, алардан битлекләр сорадык, тагын кемне дә булса алып чыгарга теләдек, әмма анда керү мөмкин түгел иде инде. Бераздан тагын янгын сүндерүчеләр килде. Шул вакытта инде без читтән генә күзәтеп тордык», — ди Илнур.

Бинадан 47 кеше үзе чыккан. 23 кешене, шул исәптән җиде баланы янгын сүндерүчеләр чыгарган.

Өч кешегә табиблар ярдәме кирәк булган. Кызганыч, корбаннарсыз булмаган. Янгында ике кеше — ут капкан фатирның 43 яшьлек хуҗасы һәм аның 40 яшьлек таныш хатыны һәлак булды.

Егетләрнең дуслары аларның бу адымы болай гына калырга тиеш түгел дип саный. Алар бу хакта социаль челтәрләрдә яза. Шулай итеп, егетләрнең батырлыгы турында башкалар да белә.

Егетләрнең икесе дә укый да, эшли дә. Алар инсульт кичергәннәр өчен «Зәңгәр тасма» хәйрия фондында чаралар оештырырга ярдәм итәләр һәм шул ук исемдәге футбол командасында уйныйлар.

Ачык йөзле егетләр ул шимбә киче хакында теләмичә генә исләренә төшерде. Алар үзләрен герой дип санамый, бары тик намуслары кушканча гына эшләүләрен әйтте. Алар уттан биш кешене коткарган. Тагын да күбрәк кешене коткара алган булырлар иде, әмма бу вакытка янгын сүндерүчеләр килеп җитә һәм кешеләрне белгечләр эвакуацияли башлый.

Соңрак Актай урамындагы янгынның ут төртү аркасында чыкканлыгы билгеле булды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде. Ут төртүдән 31 яшьлек хатын шикләнелә. Ул кулга алында. Бу хатын «Күп кешеләр өчен куркыныч алым кулланып ике һәм аннан да күбрәк кеше үтерү» маддәсе буенча гаепләнә. Ул үзенең гаебен танымаган, тиздән аңа җәза билгеләнәчәк. Ут төртүнең сәбәбе — бу хатынның үпкәләве. Бу кичтә ханым үзенең дусларында кунакта була. Бераздан алар арасында тавыш чыга һәм хуҗалар бу хатынны куып чыгара. Үпкәләгән кунак үч ала — этаждагы чүп-чарны җыя да, дусларының ишеге янына өеп, ут төртә.

Хатынның үч алу нияте тормышка аша — аны үпкәләткән кешеләр янгында һәлак була. Әгәр ул кичтә Арслан белән Илнур, янгын сүндерүчеләр вакытында өлгермәгән булса, янгында тагын да күбрәк корбаннар булыр иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100