Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сабый балалардай еладык» — Ришат Фазлыйәхмәтов үзе өчен иң кадерле мизгелне күрсәтте

Ришат Фазлыйәхмәтов тормыш иптәше Эльмираны беренче тапкыр ап-ак никах күлмәгеннән күргәч, күз яшьләрен тыеп тора алмаган.

news_top_970_100
«Сабый балалардай еладык» — Ришат Фазлыйәхмәтов үзе өчен иң кадерле мизгелне күрсәтте
Салават Камалетдинов

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов тормыш иптәше Эльмира белән никах көнендә беренче тапкыр очрашкан мизгелнең видеосын инстаграмга урнаштырган.

«Дуслар, сезнең белән иң яшерен хисләрем, бәхетле мизгелләрем, борчуларым белән гел уртаклашып килдем. Рәхмәт мине ничек бар — шулай кабул иткәнегез өчен. Вакытында канатландырыр сүзләр табып, вакытында минем белән минем өчен сөенә белгәнегез өчен рәхмәт!

Монысы безнең никах көнебездәге беренче очрашуыбыз, уртаклашмыйча булдыра алмадым. Бер-беребезне күргәч, икебезнең дә күңелебез тулды. Сабый балалар кебек бер-беребезгә карап әй еладык. Минем өчен бик кадерле мизгел, истәлккә монда да калсын әле», — дип яза артист.

Ришатның сәхифәсен карап баручылар яшь парга озын, бәхетле тормыш теләгәннәр.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100