Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сабырлыкның да чиге бар...

Камилнең аракыдан күзләре тоңган - ул кабат хатынын кыйный. Гөлшат сабыр, тыныч кеше, шундый хәлдә дә җайларга тырыша, каршы сүз әйтми.

news_top_970_100

Гөлшат килен булып килгәндә, кайнанасы гүр иясе булган иде инде. Кайнатасы үз ролен дә үти, кайнана да була киленгә. Бабай салып алса, холыксыз кеше була, киленнең һәр эшеннән, ризыгыннан гаеп табып тәңкәсенә тия.

Беренче вакытта Гөлшатка бик авыр була бу сүзләрне ишетү, әмма баласы тугач, ул бу сүзләргә игътибар бирмәскә тырыша, бар игътибарын бәләкәй кызына бирә.

Кайната дулавы бер хәл икән, гаилә коруларына өч ел узгач, Гөлшатның ире Камил дә эштән соңга калып һәм салып кайта башлый. Гөлшатны ире типкәләп тә кыйный, буарга да тырыша, үтерәм дип кул да күтәрә... Әмма әнисен борчыйсы, бу хәлләрне кешегә чыгарасы килми, эченә җыя. Хатын-кыз түзә инде ул, сабырлыгы бер тамчы калса да түзә.... Ире үзгәрмәсме, малай да булса үзгәреп тә куяр дигән өмет белән тагын бер кыз балага гомер бирә ул.

Әти кеше генә үзгәрми, киресенчә, бер азгынга әверелә.

Гөлшат икенче кызы белән декретта булганда аерылышуга гариза язып кайта. Әмма куркып, икенче көнне барып ала. Ул эшкә чыкканчы аерылышуны кичектереп торырга була. Шулай итеп, тагын дүрт ел түзеп яши әле. Кече кызларын балалар бакчасына бирә, эшенә чыга. Кичке биштә эше беткәч, өстәмә эш итеп массаж салонына барып, кичке тугызга кадәр 4-5 клиент кабул итә.

Эштән алҗып кайткан хатынны ир бикле ишек артында тота. «Кайда йөрдең, шунда йокла», - ди ул. Камилнең аракыдан күзләре тоңган була, ул кабат хатынын кыйный. Гөлшат сабыр, тыныч кеше, җайларга тырыша, каршы сүз әйтми.

Тотылган булса да машина сатып ала хатын. Әмма ире аның машинада йөрүенә риза булмый, сатарга үгетли. Машина акчасына алар Мисырга бара. Ире машина акчасын кайтарырмын ди, әмма бу хакта бик тиз оныта.

Гөлшат иреннән бер тиен акча алган кеше түгел, балалар бакчасына үзе түли, ашарга алып кайта. Гөлшат иреннән сорап үзенә тун ала, әмма кредитын үзе түли. Коммуналь хезмәтләр өчен кайнатасы түли, ә ир кеше акча җыя. Тик Камилнең җыйган акчасы гына күренми...

Чираттагы тапкыр юктан бәйләнеп кыйнап ташлый Камил хатынын. Гөлшатның шул вакытта күз алдына ике баласы, әнисе килеп баса. «Исән калсам, аерылам», - дип сүз бирә ул үзенә.

Алар аерылыша. Туганнар, танышлар, дуслар бу хәбәргә шакката. Алар бит Гөлшатның нинди тормышта яшәвен белми. Ул кешеләр алдында идеаль гаилә образын тудырган була.

Гөлшат ике бала белән кеше фатирын яллап икенче елын яши инде. Ә ир дигәнең өч бүлмәле фатирда яшәп ята. Камил исергән саен элеккеге хатынына шалтыра, телефонын алмагач, теләсә нәрсә яза, кимсетә.

Ә Гөлшатның аерылышуына бер генә тапкыр да үкенгәне юк. Күңел тынычлыгына нык сусады шул ул....

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100