
Азык-төлек белән агуланудан саклану өчен, кулланыр алдыннан җиләк-җимешләрне махсус ысул белән юарга кирәк, дип билгеләде диетолог табиб Наталья Нефедова «Sputnik» радиосына интервьюда.
Җилек-җимешләргә үстерү һәм бакчадан өстәлегезгә кадәр китереп җиткергән вакытта туфрак, пычрак һәм зыянлы химик матдәләр эләккән булырга мөмкин, аларны ашау алдыннан юарга кирәк. Моны иң яхшысы – 3 адым белән башкарырга киңәш итә табиб-диетолог Наталья Нефедова.
Аның сүзләренчә, җиләкләрне суга салып торудан башларга кирәк.
«Җиләк-җимешне юарга кирәк. Ләкин, тикшеренүләр күрсәткәнчә, сабынсыз һәм башка чистарткычларсыз гына, гадәти агып тора торган су белән генә юып җибәрү җитә. Бездә краннарда ага торган су сыйфаты яхшы, шуңа ул ризыкны юу өчен ярый. Идеалда җиләк-җимешләрне 30 минутка суга салып тотарга, аннары агып тора торган суда юарга, сөлге яки салфетка белән сөртергә һәм ашарга мөмкин. Шул рәвешле өслектәге бөтен начар әйберләр һәм бактерияләр юылачак», – диде Нефедова.
Җиләк-җимешләрне сабын белән юсаң, азык-төлек белән агулану куркынычы туа, шуңа моны эшләп карамаска киңәш итә табиб.
«Җиләк-җимешләрне сабын белән юмагыз! Аларның өслеге – безнең тиребез кебек түгел, ул күбрәк күзәнәкле. Бу – химикатлар ярдәмендә юганда, җимеш аларны үзенә сеңдерә ала, дигән сүз. Әгәр шуннан соң бу җимешне ашасаң, азык-төлек белән агулану килеп чыгарга мөмкин. Бу – цитруслар һәм бананнардан тыш, чөнки без аларны кабыгын алып ашыйбыз, шуңа күрә аларны сабын белән юарга мөмкин, ләкин бу – һич тә мәҗбүри түгел», – дип йомгаклады Наталья Нефедова.