Подольск шәһәрендә янгында 2 сабый һәлак булган. Хәзер аларның анасын тоткарлаганнар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Фаҗига күп катлы йортта фатирда була. Җинаять эше ачылган. Әни кеше гаебен танып күрсәтмә биргән.
7 декабрьдә 2 һәм 4 яшьлек ике малай өйдә үзләре генә булган чакта, янгын башлана. Әниләре ике баланы калдырып чыгып киткәндә, өйдә җылыткычны эшләтеп куя. Иртән янгын чыга. Урынга килгән коткаручылар сабыйларны шкаф эчендә таба, алар, уттан куркып, шунда кереп качкан булуы ихтимал.
Якынча версия буенча, янгын электр үткәргечтә кыска ялганыш аркасында килеп чыккан. Балалар яну продуктлары белән агуланып үлгән, диелә хәбәрдә.