Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сабыйлар әнисен сагына...». Хәбәрсез югалган ананың ике баласы авырый башлаган

news_top_970_100

Екатеринбургта 37 яшьлек Екатерина хәбәрсез югалган. Хәзер аның 2 сабые авырый, аларны хастаханәгә салганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Елена ай ярым элек югала. Ул 2 ноябрьдән бирле элемтәгә чыкмый. Аның бер улына 2 яшь, икенче улына 6 ай гына. Хәзер ике бала да әбиләре белән хастаханәдә ята.

«Балалар борчыла, әниләрен бик сагыналар, югалган хатынның анасына да ярдәм кирәк», – дигән сайт чыганагы.

Башта Еленаны анасы үзе эзләп карый, 29 ноябрьдә полициягә мөрәҗәгать итә.

1 елдан артык элек Елена Мурзинка авылыннан Екатеринбургка бергә яши торган ире янына күченә.

«Майда Елена аннан малай тапты. Көз башында иренә зарланды. «Бала тапкач үзгәрдең, дип бәйләнә», – диде. Алар еш талаша башлады, берничә тапкыр миңа шалтыратып, әнисе янына Новоурльскига илтеп куярга сорады. Аннары тагын ире янына кайта иде», – ди Еленаның таныш кызы.

Иптәшләре сүзләренчә, яңа ире белән Елена бик үзгәрә, танымаслык булып ябыга.

«Ул бик позитив, игелекле, җаваплы иде. Бию белән шөгыльләнде. Уллары туганга бик сөендек. Шул ир белән танышкач, бөтенләй үзгәрде. Ул наркоман дип тә сөйлиләр», – ди хезмәттәшләре һәм танышлары.

Новоуральск шәһәре полициясе матбугат хезмәте белешмәсе буенча, Еленаны эзләү дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100