Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сабыйлар әниләре каршында янып үлде». Әни кеше ике баласын гына коткара алган

news_top_970_100

20 мартта Волгоград өлкәсенең Амелино авылында янгында 2 бала һәлак була. «Сабыйлар аналары каршында тереләй янып үлә», – дип яза NGS.RU.

Әни кеше 2 баласы уттан чыга ала, тагын 2 бала исә эчтә кала.

«Якынча белешмә буенча, янгын 20 мартта иртән башлана. Ут эчендә 4 һәм 6 яшьлек ике малай үлә. Тагын 2 баланы коткарганнар», – дигәннәр Волгоград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә.

Янгын сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, экспертизалар билгеләнгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, янгын 07.28 сәгатьтә башлана. «8х8 метр зурлыктагы шәхси торак йорт кирпечтән төзелгән. Янгын сүндерүчеләр утны 08.32 сәгатьтә сүндереп бетерде. Урында янгын лабораториясе эшли, янгын сәбәпләрен ачыклый», – диелә ведомство хәбәрендә.

Фаҗига булган гаилә профилактик хисапларда тормый. Ут чыккан көнне әниләре мичкә яккан һәм урамга чыгып киткән. Ул кышын җыелган чүп-чарны җыештырмакчы булган. Өйдә ут чыкканын күргәч, 2 баласын алып чыккан, тагын ике баланы алырга керә алмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100