Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сабый яшәү белән үлем арасында… Тик аңа тагын ярдәм итмиләр». 1 яшьлек кыз үлгән

news_top_970_100
«Сабый яшәү белән үлем арасында… Тик аңа тагын ярдәм итмиләр». 1 яшьлек кыз үлгән
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Байкал аръягында 1 яшьлек кыз табиблар гаебе аркасында вафат булган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

2023 елның 7 гыйнварында 1 яшьлек кызны хастаханәгә китерәләр. Аның температурасы күтәрелгән, ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеге бозылган, икенче көнне бала үлә.

Баланы инфекцион авырулар бүлегенә китерәләр. Ул көнне стажер табиб дежур була, ул баланың авыруын тиешенчә бәяләми һәм пациентны дәваланырга өйгә кайтарып җибәрә. Стажер табиб бу вакытта эш урынында булган тәҗрибәле табиб белән киңәшеп тормый.

1 тәүлек узгач, кыз баланың хәле тагын да начарлана. Борчуга калган ата-ана кабат ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, бу юлы башка хастаханәгә баралар. Анестезиолог-реаниматолог баланың хәле бик авыр һәм критик дип бәяли. Сабый яшәү белән үлем арасында була… Тик аңа тагын ярдәм итмиләр.

Табиб, интенсив терапия үткәрмичә, авыру баланы инфекцион стационарга күчерергә карар кыла. Хастаханәгә китергәч, реанимация чараларына карамастан, кыз үлә.

Белгечләр ачыклаганча, нәни пациентны коткарып булыр иде, ләкин вакытында тиешле ярдәм күрсәтмәү фаҗигагә китергән. Ике табибка гаепләү белдерелә. Аларның икесен дә 2 елга иреген чиклиләр, 2 ел табиблык белән шөгыльләнү хокукы чикләнә. Медицина оешмалары ата-аналар файдасын 2 млн сум компенсация, 96 мең сум матди зыян өчен түләргә тиеш.

Җинаять эзәрлекләвенең срогы чыгу сәбәпле, хөкем ителүчеләрне җәзадан азат иткәннәр. Алар гаебен танымаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100