«Сабый туганчы ук ятим калды». Яшь ирне авырлы хатыны һәм туганнары каршында үтергәннәр
Иркутск шәһәрендә яшәүче 33 яшьлек Василий К.ны быел июньдә комлыкка кергәндә акча түләмәгән өчен үтергәннәр. Моны мәрхүмнең авырлы хатыны һәм балалар күреп торган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Фаҗига Братск сусаклагычы янында туристлык базасында чүп кенә низаг аркасында була. Җинаять эшен тикшерү әле дәвам итә. Берничә ай элек мәрхүмнең улы дөньяга килә.
«Безнең гаилә Рассвет бистәсеннән. Без абыйлар белән бөтен балачакны шушында уздырдык. Василий – олысы. Ул экскаватор йөртүче булып эшли, үзе өй салды. Рассветка Иркутскидан 3 сәгать чамасы юл, ләкин без ял саен шунда барырга тырышабыз», – дип сөйли мәрхүмнең 23 яшьлек сеңлесе Ирина.
Әти-әниләренең өеннән 15 минутлык ераклыкта Братск сусаклагычы урнашкан. Бу урыннарны «Алтын комлык» дип йөртәләр. Бирегә төрле районнардан килеп ял итәләр, турбазалар бар. Шәхси эшмәкәрләр арендалаган комлыкка керү өчен торак алмасаң да була. Түләү 1 машинадан тәүлегенә 500 сум.
22 июньдә Василий йөкле хатыны Кристина, 6 яшьлек кызы, туганының хатыны һәм аның 4 яшьлек улы белән пляжга килә. Биредә яшәүчеләр кебек, алар да урман аша гына бара. Ләкин биредә юлны су бозган, шуңа күрә Василий, кайтканда, шлагбаум аша чыкмакчы була. Шлагбаумны якындагы ял базасы хуҗалары куйган.
Постта өлкән яшьтәге вахтер хатын була, ул, түләмичә, машинаны чыгармый.
«Бик дорфа әйтте. Ирем безнең биредә яшәүчеләр булуыбызны искәртте. Ләкин җавапка сүгенү ишеттек. Килгән юлдан кайтыгыз, диделәр. Вася ачуланды. Машинага утырды да шлагбаум астыннан чыкты, түбәсе дә тимәде. Безнең арттан ак пикап куа чыкты. Салонда ике ир-ат һәм хатын-кыз иде», – дип искә ала туганнар.
Тол хатын сүзләренчә, эзәрлекләүчеләр янап кычкыра, юлны кисмәкче була. «Шлагбаум өчен, иремне үтерәбез дип кычкырдылар. Бик куркыныч булды. Мин аннан туктамавын сорадым», – ди Кристина.
Ир-ат өенә кайтып җиткәч, салоннан чыга. Аңа таныш булмаган 2 ир-ат ташлана. Берсе Василийның башына суга, ул егыла. Тавышны өйдәге Ирина, аның абыйсы, ата-анасы ишетә, аларга урамга йөгереп чыга.
«Ул чакта абый исән түгел иде инде. Берничә секундта булды. Васяның сулыш алмавын белгәч, алар машинага утырды да китеп барды. Мин «ашыгыч ярдәм» чакырырга йөгердем», – ди Ирина.
Хастаханәдә Василийның башына травма аркасында кан савудан үлүен әйтәләр.
Тикшерү башланган. Җинаятьтә шикләнеп, Иркутск шәһәрендә яшәүче 37 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Ул территориянең арендаторы булып чыккан. Машинада аның белән хатыны һәм хатынының абыйсы булган.
«Абыйның беренче никахыннан кызы бар. Кристина белән алар Кристинаның 2 кызын үстерде, август башында ул ир бала тапты. Вася улы турында бик хыялланган иде. Ул әтисенә бик охшаган. Ләкин Паша беркайчан да әтисенең нинди кеше булуын белмәячәк инде», – ди Ирина.