Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала карында кан эчендә йөзә иде – үлә язган ана белән баланы Казанда коткардылар

Сирәк очрый торган эчке кан агуның дөньядагы бердәнбер очрагына Республика клиник хастаханәсе табиблары тап булган. Төркиядән Казанга табиб эзләп кайткан әни һәм туачак баланы табиблар үлемнән йолып алу могҗизасы турында - «Татар-информ» репортажы.

news_top_970_100
Бала карында кан эчендә йөзә иде – үлә язган ана белән баланы Казанда коткардылар
Фото: Саша Киреева, Татарстан Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте

Берничә ел элек Төркиядә ял иткән вакытта Виктория булачак ире белән таныша. Яшьләр өйләнешә, һәм, тиздән, аларның кызлары Эмилия дөньяга килә.

Вика йөклелек буенча Казанда исәпкә баса. Биредә үк, Казанның 16 нчы шәһәр хастаханәсе бала тудыру йортында, Вика һәм Олджай Йылдызның баласы туа. Пар тиз генә Төркиягә күчеп китә. Киләсе йөклелекне исә Кемер табиблары күзәтүендә уздырырга карар кылалар.

Төркиядә ял иткән вакытта Виктория булачак ире белән таныша.

Фото: © Геройларның шәхси архивыннан

Өч елдан соң Вика һәм Олджай икенче сабыйларын көтүләре турында белә. Исәпкә басу өчен, клиникаларда «үз» табибларын эзләү башлана.

«Без табибны озак сайладык. Төркиядә бала көтүче хатын-кызларны Россиядәге кебек атна саен тикшермиләр. Беренче тапкыр килгәндә төрле генетик авыруларга кан алалар, ә аннары сәламәтлекне күзәтеп торалар һәм УЗИ ясыйлар. Миңа «агуландым» дип шикләнгән вакытта гына бер тапкыр система куйдылар. Һәм бетте. Әйе, әле мин төрек телен камил белмим, медицина сүзләре катлаулы – табиб белән ирем аша аралаштык. Кыскасы, күпмедер вакыттан соң без яңадан Казанда исәпкә басарга булдык», – дип искә ала Вика.

Казанның бала тудыру йортында Вика һәм Олджай Йылдызның беренче баласы туа.

Фото: © Геройларның шәхси архивыннан

«Сабыйга нидер ошамый кебек»

Вика Казанга йөклелекнең 24 нче атнасында кайта, апасында туктала. Шул яшәү урыны буенча 1 нче хатын-кызлар консультациясендә исәпкә баса. Йөклелек яхшы уза, дөрес, яшь әнигә аритмия диагнозы куела, шуңа күрә Вика баласын һичшиксез Татарстан Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгендә табарга тиеш була. Нәкъ менә әлеге 3 нче бала табу йорты мондый авырулары булган һәм йөклелек катлаулы уза торган булачак әниләргә ярдәм итүгә исәпләнгән.

Бәби көтү вакыты бик тиз үтә, табибларда һәм булачак әнидә дә артык сораулар тумый. Виканың хәле дә, анализлары да идеаль диярлек була. 39 атнада Вика план буенча чираттагы карауга килә. Сәламәтлегенә зарланмый, анализлар нормада, тик КТГ нәтиҗәләре генә шикле була .

Акушер-гинеколог Виканы Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгенә җибәрә.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Тикшерүнең бу төре гипоксияне, ягъни сабыйга кислород җитмәүне ачыкларга мөмкинлек бирә. КТГ күрсәткечләрен өйрәнеп, 1 нче хатын-кызлар консультациясенең акушер-гинекологы Резедә Мәрдиева Виканы Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгенә җибәрә.

«Ул вакытта мине шундый сөйкемле акушерка тотып алды – Татьяна Прокофьева, кызганыч, әтисенең исемен хәтерләмим. Миңа КТГ ясады, аннары табибка кулымнан тотып диярлек алып керде. Резедә Робертовна карады да, сабыйга анда нәрсәдер ошамый, хезмәттәшләрем белән киңәшләшергә кирәк, диде», – дип уртаклашты яшь әни.

«Аның белән нәрсә булуын аңларга кирәк иде»

Вика өенә кайта, душка кереп чыгып әйберләрен җыя да Перинаталь үзәккә юл тота.

«Ул җомга көнне сәгать дүртләр тирәсендә монда килде. Ул вакытта башка хатын-кызларны рәсмиләштердем – мин ул көнне кизү тора идем. Вика белән бергә без тагын 11 хатын-кызны бәби табу йортына кабул иттек – кемдер баласын тудыра башлаган, кемнеңдер тулгагы башланган, кемдер – ашыгыч рәвештә операция бүлмәсенә... Викадан анализлар алдык, КТГ ясарга утырттык», – дип искә ала ул көнне Республика клиник хастаханәсе Перинаталь үзәгенең акушер-гинекологы Фәридә Зиннәтуллина.

Белгеч сүзләренә караганда, бу КТГ идеаль булган, анализлары да – баланың сәламәтлегенә карата кечкенә генә дә шик тумаган. Виканы өенә кайтарып җибәрергә дә мөмкин булган, чөнки хатын-кызлар консультациясендә бер тапкыр ялгышлык та булырга мөмкин.

«Фәридә Фирдәвес кызы мине Марина Михайловнага УЗИга алып барды. Өйгә йөклелек чорын узып бетерергә тыныч күңел белән җибәрү өчен шулай кирәк булуын әйтте. Әмма УЗИ вакытында Марина Михайловна кинәт мөдирне чакыртты, ә аннары янымдагы табибларның саны арта барды», – дип сөйли Вика.

УЗИ табиблары кендек бавы тирәсендә, яралгыны саклый торган сыекчада, оешкан кан булуын ачыклаган, ә ул анда бөтенләй булырга тиеш түгел. Табиблар Виканы башка урынга – төгәлрәк УЗИ аппаратына күчерә. Оешкан кан бөтен җирдә була, бала канда йөзгән сыман күренә.

«Карын суындагы кан – ул һәрвакыт карындагы баладан яки плацента катламыннан кан агуны аңлата. Тик бөтен анализлар буенча бала тулысынча сәламәт иде, бернинди кан агу да булмады. Без урта баш мие артериясенең кан агымын, кендек бавы артерияләрендә кан агымын карадык, төрле тикшеренүләр ясадык – юк! Баладан кан агуы күренми! Ул сәламәт! Плацента белән дә барысы да тәртиптә. Мин – бик тәҗрибәле диагност, һәм мин диагностикада барысы да 100% төгәл булмавын беләм. Моның сәбәбенә төшенергә кирәк иде», – дип аңлата Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгендә 2 нче УЗИ бүлеге мөдире Лилиана Терегулова.

«УЗИ диагнозын раслагач кына операция ясарга була, тик аны ничек расларга?»

Ишек артында консилиум берничә минут бара. Аннары тагын бер УЗИ ясыйлар, аннары белгечләр акушер-гинекологларны чакырта.

«Без Перинаталь үзәкнең кабул итү бүлеге мөдире Булат Гомәр улы Бегиев белән бергә карау бүлмәсенә кердек, безгә алты пар күз төбәлде. Лилиана Ефимовна сүзләренә караганда, кан аналык тышчасыннан агып кергән, бу – бөтенләй булмый торган нәрсә. Вика бернигә дә зарланмады, анализлар нормада. Тик, УЗИ күрсәтүенчә, аннан акрын гына кан ага. Мондый очраклар хәтта дөньяда да булмаган, бу хакта Лилиана Ефимовна белән карадык. Безгә диагнозны расларга кирәк иде. Аны болай гына операция бүлмәсенә кертергә ярамый иде», – дип аңлата акушер-гинеколог Фәридә Зиннәтуллина.

Тагын бер УЗИ ясыйлар, аннары белгечләр акушер-гинекологларны чакырта.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Табиблар диагнозны расламыйча гына хатын-кызга операция ясарга ярамаганлыгын аңлата. Әгәр операция ясалса, бала сәламәт туса, бу – медицина ярдәме күрсәтүнең барлык стандартларын җитди бозу булып саналачак.

Табиблар амниоскоп ярдәмендә ярылгы куыгының аскы өлешен тикшерә. Тик барысы да уңышсыз – яралгы янындагы суларда кан күренми, нәтиҗәләр шикле була. Табиблар консилиумга янә җыела: фаразланган диагноз була, әмма ул фантастик санала, аны табиблар берничек тә раслый алмый.

«Алар ишек артына чыкты, минем аңлавымча, киңәшләштеләр. Табиблар бик күп иде, бик куркыныч булып китте. Мин нәрсәнеңдер дөрес бармавын аңладым. Нәрсә икәне билгесез. Аннары алар керделәр, һәм Фәридә Фирдәвес кызы миңа торырга кушты. Мин аягыма бастым, һәм шул вакытта канлы су китте», – дип искә ала Виктория.

«Операция бүлмәсенә без очып диярлек кердек»

Вакыт минутлар белән исәпләнә. Виканы каталкага салалар һәм операция бүлмәсенә алып китәләр, параллель рәвештә хирургия бригадасын чакырталар.

«Без табиблар һәм акушеркалар белән аны ашыгыч рәвештә операция бүлмәсенә алып барабыз, параллель рәвештә Александр Николаевич Сизовка, анестезиолог-реаниматологларга, педиатрларга шалтыратам. Бригада яшен тизлегендә залга җыелды, без операция бүлмәсенә очып диярлек барып җиттек, юынып, кесаревога кердек. Һәм болар барысы да тиз, төгәл – бары бер аңлашылмаучылыктан башка», – дип сөйли табиб Фәридә Зиннәтуллина.

Селим 17.55 сәгатьтә сау-сәламәт булып дөньяга килә. Сабый кан йотарга өлгергән, шуңа күрә неонатолог Дилбәр Гыйләҗевага аның ашказанын физраствор белән юарга туры килгән. Табиб сүзләренә караганда, кесарев кисемен бераз булса да соңрак ясасалар, моның сабый өчен нәрсә белән тәмамланачагы билгесез була.

Табиблар кендек бавы тирәсендә, яралгыны саклый торган сыекчада, оешкан кан булуын ачыклаган.

Фото: © Татарстан Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте

Вика яңа туган улын үбеп алырга өлгерә, шуннан соң баланы – яңа туган сабыйлар бүлегенә, ә ананы реанимациягә алып китәләр. Берничә көннән соң гына Вика нарасыен кулына ала. Ә тагын берничә көннән алар өйләренә сау-сәламәт булып кайтып китәләр.

Табиблар бу хәлнең сәбәпләрен уйлый башлагач, Виканың әтисе 29 яшьтә үк вафат булуы ачыклана. Аның йөрәге тромб аркасында туктаган.

Викага да хәзер 29 яшь. Анда кан агуының сәбәбе генетик үзенчәлек булуы да ихтимал. Әгәр Республика клиник хастаханәсе һәм хатын-кызлар консультациясе табиблары бердәм эшләмәгән булса, бүген Вика һәм аның кечкенә улы Селимның язмышы билгесез булыр иде.

Алена Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100