Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сабый ике көн интегеп үлде». Үги ата чәйнектәге кайнар суны бала өстенә махсус койган

news_top_970_100
«Сабый ике көн интегеп үлде». Үги ата чәйнектәге кайнар суны бала өстенә махсус койган
"Татар-информ" архивы

Чиләбе өлкә суды 2 яшьлек улы өстенә кайнар су койган һәм «ашыгыч ярдәм» чакырырга рөхсәт бирмәгән ир-атка карата хөкем карары чыгарды. Үги ата баланы үтерүдә гаебен танымый. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Үги баласын үтергән, хатынына үтерү белән янаган 36 яшьлек Виталий Г. алдагы 22 ел гомерен каты режимлы колониядә уздырачак.

Фаҗига 2021 елның маенда була. Виталий фатирында эчә, исерә. Исерек ир-ат нәни баланы йолкып ала һәм чәйнектәге кайнар суны аның өстенә коя. Бу вакытта Виталийның хатыны авырлы була. Ул «ашыгыч ярдәм» чакырырга җыена, тик ире аны куркыта, кыйный.

Тәне пешкән бала 2 көн интегеп ята, аннары үги ата аның сулыш алмавын күрә. Ул «ашыгыч ярдәм» чакыра, урынга килгән тикшерүчеләргә, бала ваннада коенганда пеште, дип алдый. Аннары баланың анасы фаҗига ничек булганын сөйли. Ул исерек иренең чәйнектәге кайнар суны малайның өстенә махсус агызуын әйтә. Үги ата баладан инвалид ясарга теләгән.

Виталий гаебен танымый, баланы үзенеке кебек итеп үстерүен сөйли. Имеш, баланы исерек хатыны үтергән. Ләкин судья аңа ышанмый.

Әлеге хатынның тагын 3 баласы бар, ул аларга карата ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән. Балалар барысы да төрле ирләрдән.

Әлеге микрорайонда бу гаилә ярты ел гына яшәгән. Күршеләр алар турында начар сүзләр генә әйтә. Ир белән хатын гел эчкән, балаларын карамаган. Ләкин бу гаилә социаль яклау органнарында хисапта тормый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 апрель 2023
    Исемсез
    Узенен башыннан коярга кирэк, 2 чэйнек суны, аннары атарга сволочьны
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100