news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Сабый атасы янына чапты». Нәни малай атасы белән бергә үлгән, анасы белән апасы исән

news_top

Свердловск өлкәсенең Невьянск шәһәрендә 22 гыйнварда янгында 2 яшьлек малай һәм аның атасы һәлак була. Әни кеше һәм 7 яшьлек кызлары уттан чыгып котыла. Бу турыда «Екатеринбург.Онлайн» хәбәр итте.

Мәрхүм Николайның апасы сайт хәбәрчесе белән аралашкан. «Настя балалары белән тәрәзә янына чапкан, Ульяшканы урамга ыргыткан, ә Витюшка соңгы минутта атасы янына йөгергән. Алар ишектән чыкмакчы булган, тик анда бөтен нәрсә янган инде», – ди ул.

41 яшьлек Николай фрезеровщик булып эшли, 2 яшьлек сабый әле бакчага да йөрмәгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының якынча белешмәсе буенча, өйдә кулдан ясалган электр җылыткычына ут капкан. Янгын турында кисәтә торган җайланмалары да булмаган. Гаилә төтен исенә уянган, бу вакытта бөтен өйдә янгын булган инде.

Танышлары сүзләренчә, гаилә бу йортны 2019 елда сатып ала, ана капиталы акчасын кулланалар. Хәзер исән калган әни белән кызның яшәр урыны юк. Шәхси әйберләре дә янып беткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар