Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сабый 16 сәгать газапланган»: Роддомда яңа туган баланың аягын сындырганнар

news_top_970_100

Новосибирск шәһәрендә роддомда яңа туган малайның аягын сындырганнар. Баланың әнисе Кристина (исеме үзгәртеп бирелә – «Комсомольская правда» сайты искәрмәсе) йөклелегенең 40нчы атнасына роддомга керә. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

«Бала карында дөрес яткан булса да, чыга алмады. Табиблар миңа: «Балаң үле туса, үзең гаепле буласың!» – дип кычкыра башладылар. Аннан шәфкать туташлары белән бергәләп корсагыма бастылар һәм баланы куллары белән тарта башладылар. Бер мизгелдә шундый итеп тарттылар, мин баламның астагы тимер подноска килеп төшкәнен ишеттем», – дип сөйләгән баланың әнисе.

Баланың шулай егылуы аркасында фаҗига килеп чыккан, дип ышана Кристина. Бала җитди имгәнә, аны башка хастаханәгә күчерергә туры килә. Анда сабый шундук реанимациягә эләгә.

«Икенче хастахнәдәге табиб улымның оча-бот сөяге сынганын аңлатты. Мин моны балам тимер подноска егылгач килеп чыккан, дип уйлыйм. Әле тагын Ильяның (исеме үзгәртеп бирелә) Дюшен-Эрба парезы да бар: табиблар иңбаш үрелмәсенә (плечевое сплетение) зыян китергән, һәм улым әле дә булса кулын селкетә алмый. Моннан тыш, улымның кан тамырлары тыгылган, ягъни тромб барлыкка килгән – Илья могҗиза белән генә исән калды», – дип сөйләгән Кристина.

Баланың әти-әнисе судка мөрәҗәгать иткән һәм балага зыян салган роддомнан компенсация таләп иткән.

«Судта 2 акушеркадан һәм улымны караган травматологтан сорау алдылар. Хастаханә тәкъдим иткән документлар буенча, баланы башка хастаханәгә алып китәргә «ашыгыч ярдәм» килгәч кенә, аңа авыртуны баса торган дару ясаганнар. Бала авыртудан газапланган, шок кичергән, әмма аңа 16 сәгать буена авыртуын баса торган бернинди дару бирмәгәннәр. Әмма, табиблар, янәсе, «дару бирдек» дигән булдылар. Тик препаратны ясау турында язып куярга оныткан, ә соңыннан аның сменасы тәмамланган булган», – дип сөйләгән әни кеше.

Хәзер бу эшкә Тикшерү комитеты да кушылган.

«Иминлек таләпләренә туры килми торган хезмәт күрсәтү буенча җинаять эше ачылды. Шулай ук, озакламый, Россиянең башка төбәгендә яңа суд-медицина экспертизасы да билгеләнәчәк», – дип аңлаткан гаиләне яклый торган юрист Ирина Ерина.

Әгәр табибларның гаебе расланса, аларга 6 елга кадәр иректән мәхрүм ителү һәм 500 мең сум штраф яный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100