Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сабыемны кулыма алганда кычкырмый да иде". Тренер бассейнда бер яшьлек баланы кулыннан төшереп җибәргән

Бу хәл Краснодар шәһәрендә була.

news_top_970_100
"Сабыемны кулыма алганда кычкырмый да иде". Тренер бассейнда бер яшьлек баланы кулыннан төшереп җибәргән
Каза күргән баланың әнисе Юлия "Кубанские новости" газетасына бу хәл турында сөйләгән. 

"Бассейнга гаилә белән йөрибез. Яшь тә өч айлык кызымны да йөзәргә өйрәтергә булдым. Моңа кадәр бер тренер белән шөгыльләндек, әмма ул, кызым үзен тыныч тотмау сәбәпле, баш тартты. Икенче тренер белән мөнәсәбәтләре уңай булды, әмма ул минем бассейнга кереп карап торуымны тыйды. Мин ресепшн янындагы монитордан карап тордым. 

Минем сабыем борттан егылып, башы белән кафель идәнгә төште! Мин йөгереп кереп, баламны кулыма алдым, кызым кычкыра да алмый, утырмый да, аягына да басмый иде, башы җилкәсенә төшкән.

Ашыгыч ярдәм чакырдым. Табиблар боты сынган диделәр, шин куйдылар, сырхауханәгә алып киттеләр. Рентген ярдәмендә сынмаганын белдек. Ул коса гына иде. Кайтканнан соң, ул үзен сәер тота башлады - егыла, башы белән бәрелә. Баш мие селкенгәне ачыкланды.

Бассейн җитәкчелеге "дусларча хәл итик" дип мөрәҗәгать итә. Мин гаепле кеше җәзасын алырга тиеш дип саныйм", - ди Юлия.

Краснодар полициясе бу мөрәҗәгать буенча тикшерү алып бара. 

Баланың төшеп китү мизгеле видеога язылган.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100