Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сабые үлгән күп балалы хатын турында авылдашлары: «Тагын табам әле, диде»

news_top_970_100
Сабые үлгән күп балалы хатын турында авылдашлары: «Тагын табам әле, диде»
"Татар-информ" архивы

Быел февральдә Удмуртиянең Кушья авылында 2 яшьлек бала һәлак була. Әнисе чәйнек куя һәм чыгып китә. Бала кайнар суны өстенә түгә, пешә һәм берничә көннән үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Мәрхүм сабыйның анасының тагын 5 баласы бар. Июньдә аны ана булу хокукыннан мәхрүм иткәннәр.

«КП» сайты язмасында бу хатынның исемен үзгәртеп, Виктория дип бирәләр. Ул яши торган йорт авыл читендә, барак сыман, коймасы да ава башлаган. Йортның яртысында күп балалы гаилә, икенчесендә күршеләр яши.

«Менә шунда яшәделәр. Балаларны алып киткәннәр, диләр. Вика кая юкка чыккандыр, белмим. Эчә торган гаилә иде, аналары хөкем ителгән кешеләр белән яшәде», – ди авылдаш хатын.

«Вика гел кара янган урыннар белән йөри иде. Кызганам да мин аны, үзе сайлаган язмыш», – ди тагын бер авылдашы.

Авыл халкы балаларны яхшы сүз белән искә ала, ягымлы, һәрчак исәнләшә торган балалар иде, диләр. Олысы – 15 яшьлек Алинә (балаларның да исемнәре үзгәртеп бирелә) очрашканда кочаклый торган булган.

«Кыйнаганнармы икәнен әйтә алмыйм, тик ашыйсылары килә иде», – ди авылдаш хатын.

Биредә яшәүче хатын сүзләренчә, Виканы мәктәпкә савыт-саба юарга эшкә дә урнаштырып караганнар. «Эшлисе килмидер аның», – ди бу хатын.

Виканың барысы 6 баласы була. 2 яшьлек кече улы февральдә үлә. Вика белән яши торган ир-атны «гел төрмәдә утыра» дип сөйлиләр. Аннан балаларга шактый эләккән.

«Ул аларны кол итеп тотты: «Тегендә бар, моны алып кил». 5 яшьлек баланы кибеткә тәмәкегә җибәргән. Гел эчәләр, дусларын җыялар. Ә балалар ач. Күршеләр печеньелар бирә, өйләренә чакырып ашата. Аталары гел кыйнады», – тагын бер авылдаш хатын.

Күршеләр опекага берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән. Ләкин Вика аларны әзерләнеп каршы ала, балаларын чиста киендерә, суыткычка азык-төлек тутыра. Опека формаль рәвештә бар да яхшы булуын күрә. Бала үлгәч кенә, анасына суд була. Аны шартлы рәвештә иректән мәхрүм иткәнгә дә авылдашлары гаҗәпләнә. «Шундый эш, тиешенчә җәза бирерләр, дип уйлаган идек. Шартлы срок бирделәр. Бөтен кеше каргады аны. Ә ул Ижевскида яңа ир тапкан инде, бала пособиеләрен алырга кайткан. «Әле тагын бала табам», диде», – ди авылдашлары.

Авылдашлары Вика да, ире дә беркайчан эшләмәвен, бала пособиесенә яшәвен әйтә. Балаларны да берничә тапкыр алып киткән булганнар. Олы кызы Алинә сүзләренчә, балалар йортында яхшырак, ашаталар, йокларга комачауламыйлар.

«Алинә яшь булса да, нәни туганнары өчен борчыла. «Мин – ярар инде, энеләрем-сеңелләрем нихәл икән?» – ди. Ул гел елый», – ди авылдаш хатын. Алинә туганнарына әни булган. Өй эшләрен дә эшләгән, балаларны да караган.

Рәсми белешмә буенча, февральдә үлгән малайның анасын һәм атасын ата-ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр. 2019 елдан бирле гаилә хисапта торган, бу хатынны берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартканнар.

Удмуртия буенча судьялар бергәлеге матбугат хезмәте белешмәсе буенча, олырак балаларның икесен үз әтиләре үзенә алган. Башка балаларның язмышы әлегә билгеле түгел, аларны балалар йортына бирүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100