Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сабантуй «мөгезләре»: атта чабучы кызлар, кул белән балык тоту, батырга - дөя баласы

Үткән ялларда Татарстанда Сабантуйлары гөрләде. Быел бәйрәм 12, 13 июнь көннәрендә булды. Сабантуйларының иң кызыклы мизгелләрен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Сабантуй «мөгезләре»: атта чабучы кызлар, кул белән балык тоту, батырга - дөя баласы
«Яңа тормыш» газетасы

Әгерҗе районы Сабан туеның баш батырын быел бигрәк тә яшь кызлар истә калдыргандыр. Ул — 19 яшьлек Денис Әминов. Бу хакта район газетасы сайты «Әгерҗе хәбәрләре» хәбәр итә. Батырга бүләккә тәкә һәм суыткыч биргәннәр.

Апас районы Сабан туендагы ат чабышында кызлар да катнашуы турында «Апастово-информ» яза. Борнаш авылыннан Исламия Җәләлиева моңа кадәр дә узышта катнашкан булган. Быел исә Чүрибураш авылыннан 6 сыйныф укучысы Чулпан Әшрәфҗанова да атта чапкан. Бу кыз ярышның иң яшь катнашучысы булган.

Апас Сабан туенда концерт ике сәхнәдә барган. Берсендә үзешчәннәр чыгыш ясаса, икенче сәхнәдә Фирдүс Тямаев, Ришат Төхвәтуллин, Алинә Шәрипҗанова, Илсур Сафин җырлаган. Кич белән мәйданда «Ялкынлы тамаша» булган. Сабантуй зур бәйрәм салюты белән тәмамланган.

Баулы районы Исергәп авылында исә быелгы Сабан туенда ат ярышлары булмаган. Бу хакта «Баулы-информ» сөйли. Аның урынына кешеләр мотоблокта ярышкан. Халык бик кызыксынып караган әлеге мотоблокчылар узышында 6 кеше катнашкан.

 Сабан туе гүзәлләре

Сабан туеның баш батыры һәм кыр батыры була. Ә менә Алабугада «Сабантуй сылуы»н да сайлаганнар. Быел бу бәйгедә барлыгы 9 кыз көч сынашкан, дип хәбәр итә «Алабуга нуры» газетасы сайты.

Бәйгенең төп шарты — кызларның татар телен һәм милли гореф-гадәтләребезне белүе. Шулай ук кызларның җыр-биюгә булган осталыкларын да караганнар. «Сабантуй сылуы» исеменә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты Рәйхан Җамалетдинова лаек дип табылган.

Зәй районында да «Сабантуй гүзәле — 2021» конкурсы үткән. Тугыз катнашучы арасыннан ике кыз — Имәнлебаш авылыннан Ләйсән Әхмәтҗанова һәм Иске Зәй бистәсеннән Ангелина Кузьмина әлеге титулга ия булганнар. Кызларга диңгез буенда ял итәргә юлламалар бирелгән дип яза «Зәй офыклары».

Сабан туе бәйрәме туганнарны җыя, дусларны очраштыра ул. Туган якларын сагынып, бәйрәмне үз итеп шушы көнне кунаклар аеруча күп кайта. Быел Яшел Үзән районындагы Сабан туенда 30 меңнән артык кеше булган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып, «Яшел Үзән» газетасы сайты хәбәр итә. Быелгы Сабан туе соңгы берничә ел эчендә иң тамашалы бәйрәмнәрнең берсе булган.

 Кул белән балык тоту һәм кытай таякчылары белән эш итү

Оештыручылар, традицион конкурслардан тыш, һәр елны яңадан-яңа конкурслар уйлап табарга тырышалар. Чүлмәк вату, капчык яисә киез итек киеп йөгерү, көянтә-чиләкләр белән су ташу, колгага менүдән кала Минзәлә районында балык тоту ярышы да бар икән. Бу хакта «Минзәлә-информ» хәбәр итә.

Әлеге бәйгене яше дә, карты да үз итә. Балык тоту уенында катнашучыларның иң кечкенәсенә 12 яшь булса, иң өлкәненә — 65 яшь. Алар махсус буып куелган буадан кул белән бер минут эчендә мөмкин кадәр күбрәк балык тотарга тиеш булган.

Артем Волосков 1 минут эчендә 5 кг балык тотып өлгерә һәм җиңә. Иң яшь уенчы 12 яшьлек Марк Ильин 3 минут эчендә 2 кг балык тотып өченче урынны алган.

Буа Сабан туенда да балык тоту ярышлары узган. Монда катнашучылар исә, балыкны кул белән ясалма бассейннан эзләгән.

Катык салынган савытка башны тыгып тимер акча эзләү бик популяр конкурс. Шәһәр балаларының катыкны эчә-эчә акча эзләгәнен дә күргән бар. Ә менә сабалылар конкурска быел үзгәрешләр керткән. Коронавирус сәбәпле, алар акчаны катыкка башны тыгып түгел, ә кытай таякчыклары белән эзләгән, дип хәбәр итә «Саба таңнары».

Уеннар гына түгел, бүләкләр дә үзгәрә. Мәсәлән, Спас районы Сабан туе батырына традицион тәкә белән бергә Димка исемле кечкенә дөя баласын да бүләк иткәннәр дип яза «Яңа тормыш» газетасы сайты. Батыр булып билбау көрәше буенча спорт мастеры Ришат Сәгыйров калган. Көрәштә төрле авырлыктагы кешеләр көч сынашкан: 25 килограммнан алып 100 кг хәтле.

Дөя исә бер чатта үзенең яңа хуҗасын көтеп Сабантуй караган.

 Машина тартып йөрүче Розалия апа

Быел Чистай шәһәре Сабан туенда беренче тапкыр «Хезмәт геройлары көрәше» күңел ачу чарасы узган. Конкурста шәһәр һәм район оешмаларының 6 командасы үзара көч сынашкан. Бу Сабантуйның үз «триатлоны» булган. Катнашучыларга башта капчык киеп, аннан көянтә-чиләкләр асып һәм авызга йомырка куелган кашык кабып йөгерергә туры килгән. Финишка исә алар икәүләп капчыкта сикереп килергә тиеш булганнар. Капчык белән дә сугышканнар, канат та тартканнар, катыклы савыттан тәңкә дә эзләгәннәр. Иң кызыгы — мотоблок ярышлары булган. Ярышта беренче урынны «Электр челтәрләре» хезмәткәрләре алган. Барлык катнашучылар да кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнгән.

Чистай Сабан туе татар эстрадасы артистлары катнашындагы концерт белән тәмамланган. Бәйрәм концертында Салават Фәтхетдинов, Фирдүс Тямаев чыгыш ясаган.

Кайбыч районы Сабан туенда нәселле атлар арасында ярыш булган, дип хәбәр итә «Кайбыч таңнары». Чабышта беренчелекне «Брейзен-Зип» кушаматлы атта «Ак Барс Арск» җәмгыятеннән килгән Александр Александров яулаган. Җиңүчегә бүләккә машина биргәннәр.

Районның хуҗалык эшләрендәге атлар арасында да аерым чабыш уздырганнар. Ат чабышында быел беренче тапкыр татар токымлы атлар катнашкан.

Кама Тамагы Сабан туенда кул көрәше (армрестлинг) буенча Розалия Галиеваны җиңә алырдай кеше юк икән. Ул бу ярышларда инде 20 ел катнаша. Бу хакта «Идел таңнары» газетасы яза. Быел да Розалия ханым беренчелекне алган.

Соңыннан Розалия Галиева машина тартып, тамашачыларны шаккатырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100