Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сабантуй» яңа китабын тәкъдим итте – милләтләр турында китап чыгару эше дәвам итәчәк

21 апрель көнне Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Сабантуй» журналының «Россия буенча милли сәяхәт» китабы тәкъдим ителде.

news_top_970_100
«Сабантуй» яңа китабын тәкъдим итте – милләтләр турында китап чыгару эше дәвам итәчәк
Салават Камалетдинов

«Китапта ел дәверендә «Сабантуй» журналында басылып чыккан мәгълүмат тупланды»

«Сабантуй» журналының «Россия буенча милли сәяхәт» китабы концертта тәкъдим ителде. Концерт «Сабантуй», «Салават күпере» балалар журналлары,Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә оештырылды.

«Россия буенча милли сәяхәт» китабында ун милләт турында язылган. Рус, татар, украин, башкорт, чуваш, әрмән, мордва, казах, әзербайҗан һәм удмуртларның телләре, ризыклары, киемнәре, бәйрәмнәре, мәкальләре һәм яшәгән урыннары турында мәгълүмат бирелгән. «Алар - милләт горурлыгы» дип, һәр милләтнең танылган вәкилләре саналган. Китапның авторы – «Сабантуй» журналының әдәби мөхәррире Рамилә Уваева.

«Мәгълүматның күпчелеген Википедия, интернеттан алдык һәм Халыклар дуслыгы йортыннан төрле халык вәкилләре белән тыгыз эшләдек», - диде Рамилә Уваева.

«Сабантуй» балалар журналының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина белән әлеге яңа китап турында сөйләшеп алдык.

«Узган ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы иде. «Сабантуй» журналында ел буе ай саен бер милләт вәкиле белән таныштык һәм журнал битләрендә аны биреп бардык. Шулай итеп, үзебез дә сизмәстән, никадәр этнографик материал туплаганыбызны аңладык. Ел тәмамлангач, сәхифәне тәмамлыйсы килмәде, шуңа без аның дәвамын китапта күрдек. Монда ел дәверендә «Сабантуй» журналында басылып чыккан мәгълүмат тупланды», - диде «Сабантуй» балалар журналының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

«Тәрбиячеләр һәм укытучылар өчен махсус катыргыда бу халыкларның рәсемен дә аерым бирдек. Шулай итеп, бу китап тәрбиячеләргә, укытучыларга менә дигән кулланма булып чыкты, чөнки милләтләрне өйрәнү ул - халыклар арасындагы дуслыкның нигезе», - дип, өстәде ул.

Татарстан халыклары турында яңа китап чыгачак

Зилә Фәйзуллина китаптагы милләтләр ничек сайланганын һәм киләчәккә планнары хакында да әйтте.

«Милләтләр Россиядә халыклар саны күплеге буенча барды. Теге яки бу халыклар үпкәләмәсен дип, төгәл принцип буенча бардык. Идел буе халыклары турында да китап кирәк дип сорыйлар. Без ул китапны шулай ук әзерли башладык инде. Монда Татарстанда яшәүче халыклар турында сүз бара», - диде ул.

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты белән партнерлык

Концерт алдыннан Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов белән аралашып алырга дип, кабинетына уздым. Өстәлендә күп төрле кәгазьләр, папкалар һәм китаплар арасында «Салават күпере», «Сабантуй» журналлары да бар иде. 

«Балалар монда кереп йөриләр, алар укый», -диде Ирек Шәрипов өстәлендәге журналлар турында. «Балаларымны карап торам, кичләр буе, мәш килеп, шуны карап, уйнап утыралар», - диде ул.

«Татарстан халыклары ассамблеясы, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты республикабызда яшәүче халыкларга телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калырга шартлар тудыруны максат итеп куя. Бу максатка ирешү өчен төрле алымнар, көчле партнерлар кирәк. «Салават күпере», «Сабантуй» журналлары редакцияләре йөзендә безне шушы максатка якынайта торган  дуслар, партнерлар күрдек», - диде хезмәттәшлекләре турында Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.

Шулай ук ул телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен өч таяну ноктасы кирәк икәнен әйтте. Болар – гаилә, тәрбия системасы (балалар бакчасы һәм мәктәп) һәм мохит. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналларын шул мохитне булдыручылар дип атады.

«Аларны журналлар дип кенә әйтү аз булыр. Бу - мультипродукт, чөнки ул журнал да, балага уйнар өчен әсбап та. Анда язарга, мәсьәләләр чишәргә, наклейкалар ябыштырырга кирәк. Балаларның кулыннан смартфон төшми, ә журналның QR-код белән ачыла торган виртуаль дәвамы да бар. Бу бик яхшы заманча алымнар дип саныйм», - диде Ирек Шәрипов.

Ул яңа китапны тәкъдим итү концертында чыгыш ясаучылар турында да әйтте.

«Безнең Халыклар дуслыгы йортында якшәмбе мәктәбе эшләп килә, анда бүгенге көндә 19 тел өйрәнелә, 400гә якын бала шөгыльләнә. Аларны концертка чакырдык, алар залда да, сәхнәдә дә була».

Балалар өчен бәйрәм

Концертны СалаваTik төркеме «Әссәламәгаләйкүм» дип, җырлап башлап җибәрде.

Варвара Костина рус телендә җыр башкарды, София һәм Стефания Чаркиналар чувашча җырлады, ә Татевик һәм Мария Арутюнян – әрмән телендә. «Эрико» удмурт ансамбле милли биюен күрсәтте. Айгөл Нигъмәтуллина башкорт, Карина Кабдуллина казах, «Kavkaz style» әзербайҗан биюләрен биеде.

Концертта лотерея да уйнатылды. Фойеда ике китап, я журнал сатып алучыга лотерея билеты бирелде. Өч җиңүче билгеләнде. Аларга «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларына ярты елга язылу, Г.Кариев театрында 1 июнь көнне узачак СалаваTikлар концертына ике билетка сертификат бирелде. 

Бу чара балалар өчен бәйрәм булды. Аларга әти-әниләре теләгән китапларын сатып алды, аннан соң, концерт башланганчы, алар бергә аралашып, йөгерешеп тә алырга өлгерде. Концерт дәвамында да биергә теләгән балалар кресло арасыннан чыгып биеде. Аеруча, алар СалаваTik төркеме җырларына шатланды, аларның хәрәкәтләрен кабатлап, кушылып биеде. Конерттан соң СалаваTikлар белән фотога төшәргә теләүчеләр дә булды.

СалаваTik составы белән дә таныштым. Төркемдә җырлаучы, биюче кызлар, малайлар: Аделина, Эмилия, Булат, Айшә, Сәйдә, Бәхтияр. Аделина белән Эмилиядән яраткан җырларын сораган идем, алар «Чума үрдәк, чума каз»ны атады. 

Шулай итеп, «Сабантуй», «Салават күпере» журналлары редакцияләре һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты балалар өчен матур концерт оештырып, «Россия буенча милли сәяхәт» китабын тәкъдим итте. Китап, чыннан да, кызыклы һәм тәрбиячеләргә, укытучыларга, кечкенә балаларның әти-әниләренә яхшы кулланма була ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100