Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сабантуй, Семык, Гырон Быдтон, Уяв, Питрау: Татарстанда милли бәйрәмнәр календаре

Татарстанда яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре сезоны майда «Каравон» рус мәдәнияте фестивале белән башланып китте. Июнь һәм июль айларында республикакүләм татар, мари, удмурт, мордва, чуваш, керәшен мәдәнияте бәйрәмнәре узачак.

news_top_970_100

Фото: © Салават Камалетдинов/архив

СЕМЫК
15 июнь – Мамадыш районы Зур Шыя авылы
Республика мари мәдәнияте бәйрәме

Мари халкының дини традицияләр һәм милли йолаларга нигезләнгән бу бәйрәме җәй җитүне аңлата. Бүген аны бик күп кунак чакырып, җыр-биюләр, халык уеннары белән аралаштырып үткәрәләр. «Мари гүзәле» һәм «Мари гаиләсе» конкурслары оештырыла.

Фото: © Владимир Васильев/архив

САБАН ТУЕ
8-9 июнь – Татарстан авыллары һәм район үзәкләре
15 июнь – Чаллы
23 июнь – Казан

Татар халкының язгы кыр эшләре тәмамлангач билгеләп үтелә торган яраткан бәйрәме бүген бөтен дөньяны колачлый. Җыр-моңга бай, милли уеннарны үз эченә алган бәйрәм программасының үзәген көрәш һәм ат чабышлары тәшкил итә.

Фото: © Николай Александров/архив

ГЫРОН БЫДТОН
29 июнь – Менделеевск районы Яңабирде авылы

Республика удмурт мәдәнияте бәйрәме

Удмуртлар, чәчү эшләре тәмамлангач, печәнгә төшкәнче җыелыша һәм, игеннәр мул уңыш бирсен, дип теләкләр теләп, бәйрәм итә. Традиция буенча, бу көнне бөтен кунакларны корбан итеннән пешерелгән ботка белән сыйлыйлар.

Фото: © Салават Камалетдинов/архив

ВАЛДА ШИНЯСЬ
30 июнь – Тәтеш районы Килдеш авылы

Республика мордва мәдәнияте бәйрәме

Мордва-мукшы халкының милли йолаларына нигезләнгән бу бәйрәм җәйге кояш торгынлыгына – иң озын көнгә багышлап, муллык, уңыш теләп үткәрелә. Бүген аңа бик күп кунаклар чакырыла, җыр-биюләр, уеннар, һөнәрчелек күргәзмәләре оештырыла.

Шулай ук 30 июньдә Лениногорск районы Мордва Кармалкасы авылында «Балтай» мордва-эрзя мәдәнияте фольклор бәйрәме булачак.

Фото: © Tatarstan.ru/архив

ИВАН КУПАЛА
5 июль – Яшел Үзән шәһәре
Республика славян мәдәнияте бәйрәме

Славян халкы, борынгыдан килгән йола буенча, бу көнне күмәк күңел ачу оештыра. Бәйрәмдә учак ягып, аның аркылы сикерү, такыялар үрү, үләннәр җыю гадәте бар. Яшел Үзәндә «Иван Купала» славян мәдәнияте бәйрәме республика дәрәҗәсендә үткәрелә.

Фото: © Владимир Васильев/архив

УЯВ
6 июль – Әлки районы Сихтермә авылы

Республика чуваш мәдәнияте бәйрәме

Чуваш халкының йолаларына нигезләнгән бу борынгы бәйрәм язгы чәчүдән соң, печәнгә төшкәнче, урып-җыю эшләренә керешкәнче уздырыла. Табигатьтән мул уңыш өмет итеп, теләкләр теләнә. Бүгенге бәйрәм программасында кунаклар милли уеннарда, әйлән-бәйләндә катнаша. «Уяв гүзәле» сайлана.

Фото: © Абдул Фархан/архив

ПИТРАУ
13 июль – Мамадыш районы Җөри авылы
Республика керәшен мәдәнияте бәйрәме

Керәшеннәрдә Питрау көне табигатьтә елның көз якынлашуын күрсәтүче үзгәрешләр башлана торган календарь чиге булып санала. Кичкә кадәр дәвам итүче бәйрәмнең программасы җыр-биюләргә, күптөрле уеннарга, спорт ярышларына, иҗади конкурсларга бай.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100