Татарстанда быел Сабан туе һәм Каравон бәйрәме көннәре билгеле. Бу турыда «Татмедиа» телеграм-каналы яза.
Сабан туе авылларда һәм район үзәкләрендә 6 һәм 7 июньдә була.
Чаллыда бәйрәм 13 июньгә, Казанда 20 июньгә билгеләнгән.
Каравон рус халык бәйрәме 23 майда Лаеш районының Никольское авылында була.
Тиешле карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.