Танылган спортчы, күп тапкыр Сабантуйлар батыры булган Эльдар Хәмитовның хатыны Наилә кыз бала тапкан. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Кызга Сәидә дип исем кушканнар. Эльдар белән Наилә Хәмитовлар гаиләсендә Тамерлан исемле малай үсә, аңа 4 яшь. Тамерлан йөзү һәм гимнастика белән шөгыльләнә.
36 яшьлек Эльдар Хәмитов «Витязь» Олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Хатыны Наилә белән дә ул биредә танышкан. Наилә теннис белән шөгыльләнгән.