news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сабан туенда журналист ат астында калган

Бу хәл 26 майда Башкортстанның Кырмыскалы районында була. Сабан туе башланырга 15 минут кала республика телеканалы корреспонденты Азат Галиуллин ат астына керә. Бу хакта "Башинформ" яза.

news_top
Сабан туенда журналист ат астында калган

"Миңа үземне Некрасов поэмасы герое итеп хис итәргә мөмкинлек бирделәр. "Мин чабып барган атны туктаттым!" Тигез булмаган көрәштән соң миңа уколлар кадап, тагын бер тапкыр рус классикасы герое ителәр. Чехов урымындагы район сырхауханәсенең №6 палатасына салдылар, - дип яза журналист. - Ат бәреп екканнан соң җиде сәгать үткәч килгән район полициясенә аерым рәхмәт... Ат Сабан туе башланганчы ук килгән иде. Шул рәвешчә ул бу гадәттән тыш хәл булуда оештыручыларны гаепләрләр дигән өмет уята". 

"Башинформ" язуынча, мондый хәлләр былтыр да булган. 2017 елның маенда Караидел районында Яңа Бәрдәш авылы башлыгы көчле музыкадан өреккән атны тотып калып, кунакларны коткарып калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар