Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сабан туенда яңа бәйгеләр күңел күтәрер өчен, кызык ясар өчен үткәрелә»

Татарлар яшәгән төбәкләрдә халкыбызның көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе – Сабантуй бәйрәмнәре гөрли. Соңгы арада бәйрәмдә мотоблок ярышы, аркага он капчыгы салып мәйдан тирәли әйләнү, ат арбасына цемент салып йөк ташыту, зур ыштан киеп йөгерү һ.б. уеннар өстәлде. «Интертат» Сабантуйдагы уеннарга күзәтү ясый.

news_top_970_100
«Сабан туенда яңа бәйгеләр күңел күтәрер өчен, кызык ясар өчен үткәрелә»
Теләче Сабан туеннан күренеш
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Баштан Сабантуйны авылларда, аннары районнарда уздырып, Казанда йомгаклыйлар. Сабан туеның тәртибе, вакыты уртак: ул язгы кыр эшләре тәмамлангач оештырыла. Ләкин элек ул язгы кыр эшләре башланыр алдыннан үткәрелгән. Электән үк милли бәйрәмебез зур вакыйга булып саналган һәм аңа алдан ук – кыш айларыннан башлап әзерләнә башлаганнар. Мәсәлән, хатын-кызлар, Сабан туена дип, төрле кул эшләнмәләре – бүләкләр әзерләгәннәр. Иң кадерле бүләк исә – килен булып төшкән хатын-кызларның чигүле сөлгеләре. Сөлге җыйган вакытта җыр-бию, уен-көлкесе дә булган, сөлгеләрне исә колганың башына элгәннәр.

Теләче Сабан туенда ат чабышы.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Ә инде бәйрәмнең иң көтеп алынган өлеше ул – мәйдандагы уеннар. Авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерү, күзне бәйләп чүлмәк вату, көянтәгә су салынган чиләкләр асып йөгерү, гер күтәрү, аркан тарту, әтәч эленгән колгага, авыш баганага менү, капчык киеп йөгерү, бүрәнәгә атланып, капчык тотып сугышу, катыктан акча эзләү, кул көрәше, көрәш, ат чабышлары кебек уеннарны элек-электән килгән бәйрәмебезнең бизәге дип кабул итәбез.

Теләче Сабан туенда гер күтәрү.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Соңгы елларда исә бәйрәмне заманчалаштырырга теләпме, Сабантуй бәйрәмнәрендә төрледән-төрле яңа ярышлар кертеп җибәрделәр, карап-карап торам да, алар бөтенләй татар халкы уеннарына хас түгел. Мотоблок, мини-трактор, квадроцикллар ярышы, ат арбасына цемент салып йөк ташыту, зур размердагы ыштан киеп берничә кеше йөгерү, «тачка»га кеше утыртып арбаны мәйдан тирәли җилдерү, аркага он капчыгы салып мәйдан тирәли йөгерү, чирәм өстеннән берничә кеше чаңгыда шуу, трактор уены, бәйләнгән күз белән иттарткыч җыю, таяк тартышу, пычкы белән утын кисү кебек яңа төр уеннарны күрәбез.

Ат арбасына цемент төяп ярышу (Актанышта булган ярыш).

Аларның кайсыларын милли уеннар дип әйтеп була, ә кайсылары соңрак кына уйлап чыгарылган? Сабантуйда яңа төр уеннарны кертүгә җәмәгатьчелек ничек карый? Элекке милли уеннарыбызга юкка чыгу куркынычы янамыймы? Бу сораулар белән татар җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать иттек.

Фәнзилә Җәүһәрова: «Яңа кертелгән уеннар күңел күтәрер өчен, кызык ясар өчен үткәрелә»

Татарстанның баш фольклорчысы, филология фәннәре кандидаты, «Татар ядкәрләре» оешмасы җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова Сабантуйда кайсы уеннарның борынгыдан килгәнен әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Ат чабышы, капчык сугышы, авыш баганага менү, колгага менү, гер күтәрү (элек таш күтәргәннәр), чүлмәк вату – бүгенге көндә элеккедән килгән сакланып калган уеннар. Мотоблок, велосипедлар, арба этү – Сабантуйга бәйле түгел. Күңел күтәрер өчен, кызык ясар өчен үткәрелә. Тамаша кылырга килгән кешеләр өчен тамаша – шоу ясар өчен оештырыла.

Теләче Сабан туенда чиләк-көянтә белән су күтәреп йөгерү

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Элек сабан туенда мондый уеннар да үткәрелгән, ләкин хәзер инде алар төшеп калган: ук ату, тауга йөгерү, туры юлдан йөгерү, атларда төрле ярышлар, аударыш уены. Моннан тыш, шоңкарлар, лачыннар белән ярышканнар. Ат белән ярышларның да төрлесе булган…

Чиләк-көянтә белән су күтәреп йөгерү, капчык киеп йөгерү, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, аркан тарту, капчык белән сугышу, колгага менү, чүлмәк вату, көрәш – барысы да XIX гасырның икенче яртысында Казан Сабан туенда үткәрелә башлаган. Төрле төбәкләрдән килгән татарлар мәйданнарга җыела башлагач, үткәрелгән.

Тора-бара хатын-кызлар да ярышларда катнаша башлый. Бу күңел күтәрә торган кызыклы уеннар шушы вакытта кергән. Без аларны уен дип түгел, бәйге – ярышлар дип атыйбыз. Сабантуйда берничек тә команда ярышлары була алмаган. Барлык бәйгеләр шәхси җиңүгә корылган, – диде ул.

Теләче Сабан туенда кул көрәше

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Луиза Җамалиева: «Яңа уеннар – вакытны үткәрү өчен тырышу кебек, аның бернинди миллилеге дә, тәрбиявилеге дә юк»

Филология фәннәре кандидаты, фольклор белгече Луиза Җамалиева Сабантуйда кайбер яңа уеннарның үткәрелүен өнәп бетерми:

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

– Казан федераль университетында укыткан вакытта студентлардан фольклор имтиханын сессиянең иң азагына куйдыртуларын сорый идем. «Сабантуйга кайтып, анда традицион уеннарда катнашып килегез, имтиханга кадәр фотоларны җибәрегез», – дип әйтә идем. Чөнки бөтен хыялым – элекке традицияләрне саклау. Соңгы елларда кертелгән яңа уеннар – вакытны үткәрү өчен тырышу кебек, аның бернинди миллилеге дә, тәрбиявилеге дә юк.

Журналистлар Сабан туе

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Яңа уеннар арасында минем йөрәккә тигәне шул: кайбер авылларда хатын-кызлар аркаларына бер капчык шикәр комы яки бер капчык он капчыгын салып, тизлеккә йөгерә. Хатын-кызның нәфислеген, матурлыгын күрсәтәсе урынга менә шундый уеннарны кертү шаккатыра! Кеше алдында сынатмыйм дип, алар капчыкны күтәрергә мәҗбүр була. Беренчедән, ул – физик нагрузка. Икенчедән, хатын-кыз – нәфис зат, ул аны көчле булып күтәргән очракта да, хатын-кыз үзеннән-үзе кеше көлдергән кебек. Ат шикелле, җилкәсенә асып, капчык ташуны Сабантуй мәйданында күрсәтү йөрәгемә ярамый.

Зур ыштан киеп йөгерү

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Минем өчен тагын бер иң ямьсез күренеш – сулык өстендә авыш багана куеп, шул багана буйлап барып, суга сикереп төшеп, шуннан яшереп куелган аракы шешәләрен эзләү. Монысы бөтенләй бернинди кысаларга сыймый.

Сабан туе, кыр эшләре тәмамлангач, «сабанның туе», ягъни игенчеләрнең кыр эшләрен тәмамлау бәйрәме буларак үткәрелгән. Гомер буе җир эше белән бәйле булган авыл кешесенең зур бәйрәме ул. Кыр батырларын данлау. Мәйдан – көрәш батырларын күрсәтү урыны булган. Ә хәзер шундый ямьсез күренеш: суга аракы шешәсе ташлап, шешәгә кызыккан ярым исерек кешеләр чишенеп, колга буйлап барып, суга сикереп төшәләр. Монда куркынычсызлык кагыйдәләре дә сакланмый, имгәнү куркынычы бик зур. Шулкадәр ямьсез күренеш. Гомумән, аны аңлы рәвештә оештырган мәдәният хезмәткәрләрен, Сабантуй оештыручыларын бөтенләй аңлый алмыйм, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Рабит Батулла: «Бөтен уеннар да сугышка өлгергәнлекне сынап карау булган»

Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе, драматург Рабит Батулла Сабантуй бәйгеләренең эчтәлегенә аңлатма бирде:

Фото: © «Татар-информ», Александр Эшкинин

– Сабантуйда иң төп билгеләрнең берсе – көрәш. Көрәшне карамыйча халык кайтып китми. Ә инде иң әһәмиятле бер әйбер ул – ат чабышлары, ат бәйгесе, ат узышлары, чаптарларның узышлары. Ничек итеп аттан имгәнмичә егылырга – заманында шушы алымнарны да өйрәткәннәр. «Джигитовка» – җегетлек күрсәткәннәр (ат чабып барган вакытта төрле спорт алымнарын эшләү). Атның астыннан, корсагыннан чыгып, тезгенен тотмыйча чабулар... Бу ни өчен эшләнелә? Сугыш вакытында уктан саклану өчен эшләнелгән. Тегеннән ук атсалар, төрле якка күчеп чапканнар.

Чистай Сабан туенда ат чабышлары

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Баганага менү – шәһәр алу дигән сүз. Берничә ир-егет тәртә юанлыгындагы баганага менәргә тиеш булган. Яки төнлә мыштым гына кереп, икенче якка төшеп, капканы ачканнар.

Тараннар, дөмбеләр. Ишекне бүрәнә белән бәргәннәр... Болар барысы да – сугыш һөнәре. Менә шушыннан чыгып караганда, бөтен уеннар да сугышка өлгергәнлекне сынап карау булган, – диде ул.

«Күп милли уеннар онытылып бара, Сабан туеннан шоу ясарга кирәкми»

«Ирек мәйданы» журналисты Эльвира Мозаффарова фикеренчә, Сабан туеның асылы – ял итү, күңел ачу, үзеңнең гореф-гадәтләреңне искә алу, милләтең белән тагын бер кат горурлану.

Фото: Эльвира Мозаффарованың шәхси архивыннан

– Соңгы елларда халык бәйрәмдә күбрәк тамашачы буларак кына катнаша. Уен игълан итсәләр, мәйданга чыгарга кеше юк. Ярый бала-чага бар. Үзең дә уйнап, үз күңелеңне үзең күргәндә генә чын-чынлап рәхәт бит ул. Сабан туеннан шоу ясарга, ниндидер гадәттән тыш нәрсәләр көтәргә кирәкмидер.

Күп милли уеннар онытылып бара. Йә аларны заманча ярышлар алыштыра. Безнең авылда колгага менүче, капчык сугышында катнашучы булмады. Икенче бер авылда чиләкләргә су урынына буш капчыклар салып чабыштылар. Имеш, су күлмәккә түгелә. Кызыгы да шунда түгелме соң? Күлмәк кызганган кеше уенга чыкмый инде ул.

Аркан тарту күренеше

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кайбер авылларда Сабан туенда чабышырга атлар юк. Аның урынына мотоблок ярышлары уздыралар.

Һәр авылда моңлы җырлаучылар була. Тик никтер, фәлән кадәр акчалар түгеп, танылган җырчыларны чакыралар. Сабан туе концерт түгел югыйсә.

Көрәш – аерым тема. Күп районда ел саен бер үк батырлар, алар, гадәттә, спорт мастерлары. Гадел үк түгел кебек. Үз тиңнәре белән көрәшсәләр, җиңүнең тәмен дә күбрәк татырлар иде. Көрәш башланганчы ук халык «тагын фәлән җиңәчәк инде, быел да килгән бит» дип, алдан белеп тора.

Көрәш

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Сабан туе уздымы, җәй бетте, диләр. Җәй башлана гына әле. Иң мөһиме: хәвеф-хәтәрсез, тыныч узсын! – диде Эльвира Мозаффарова.

Фәгыйлә Шакирова: «Яңа уеннар кертеп, Сабантуйның мәгънәсен онытабыз»

Татар ютуб-блогеры, журналист Фәгыйлә Шакирова төрле Сабантуйлардагы күренешләрне күзәтеп, фикерләре белән уртаклашты.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

– Хәзер кайбер Сабантуйларны заманчалаштырып, аннан шоу ясыйлар. Яңа уеннар кертеп, Сабантуйның мәгънәсен онытабыз. Ул бит элек-электән кыр бәйрәме булган. Еллар дәвамында Сабантуйларда үткәрелгән гади уеннар калсын. Һаман бер үк төрле уеннар туйдырды, дип әйтүчеләр булыр, әмма мин килешмим. Аның барыбер үз кызыгы бар, балалар да, өлкәннәр дә бик теләп катнашыр иде әле.

Теләче Сабан туенда катыктан тәңкә эзләү

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Сабантуйда төшерелгән бер видеоны карап шаккаттым. Мәйданда ванна куйганнар. Эчендә су. Ике хатын-кыз ваннага кергән дә, миннек белән бер-берсен чабалар. Икенче бер Сабан туенда хатын-кызларның көрәшкәнен дә карарга туры килде. Миңа калса, бу – әхлаксызлык. Мин, мәсәлән, апамның яки әниемнең миннек белән мәйдан уртасында кеше көлдереп бер-берсен чапканын карарга теләмәс идем. Оят булыр иде.

Заманча уеннарны бөтенләй дә Сабан туена кертергә кирәкми димим. Булсын, әмма чама белән. Кысалардан чыкмасыннар иде.

Кайбер Сабантуйларда куркынычсызлык чаралары үтәлеп бетми – бу проблеманы исә федераль дәрәҗәдә күтәреп алырга мөмкиннәр. Милли Сабантуебызны югалтырга мөмкинбез бит, җәмәгать! Саранскида Бөтенроссия авыл Сабантуенда татар кешеләрен кибәннән эзләгән кебек эзләдем. «Сабан туе татар халкының милли бәйрәмеме соң?» – дип сорагач та, төгәл генә җавап ишетә алмадым халыктан. Шунысы аяныч тоелды.

Хәзер без үзебезнең Сабантуебыз өчен көрәшергә тиеш. Милли уеннарыбызны сакласак – милли Сабантуебызны саклап калабыз, дигән сүз. Сабантуйны уздыруның тәртибен оештыру буенча уйланырга тиешләрдер, дим. Шул ук вакытта куркынычсызлык таләпләре дә күтәрелергә тиеш, – диде блогер.

«Сабан туе – иң зур бәйрәм, иң зур күңел ачу»

Элек сабан туен ничек бәйрәм иткәннәр? Бу хакта истәлек язмаларыннан, шул чорда чыккан газета мәкаләләреннән, фотосурәтләрдән белә алабыз. Мәсәлән, «100 ел элек» Телеграм каналында шундый фоторәсемнәрне һәм төрле газеталарда бастырылган материаллар таптык. Аларны монда да тәкъдим итәбез.

Казан Сабан туе, 1812. Корнеев рәсеме

«Кояш» газетасы №99 1913 ел. «Авыл Сабан туе»

«Сабан туе – авыл халкы өчен иң зур бәйрәм, иң зур күңел ачу. Кыш буе кар астында бәрән-сарык вә бозаулар белән бергә бер үк өйдә сасы һавада көн үткәргән авыл халкы яз башында карлар эреп, кырлар арчылып бераз кибү белән, сабанга төшкәнче, сабан туе ясап, авыл читендә, кырда, ачык һавада селкенә, барлык күгәргәннәрен киптерә. Бу сабан туе көнне кышның ачы бураннары, бер генә кат тәрәзәле өйдә төрле җирдән искән-өргән салкын җилләрнең «ләззәтләрен», такта чәй, кара икмәк вә бәрәңге ашап үткәрелгән озын кышкы төннәрне – һәммәсен дә, һәммәсен дә авыл кешесе бу көн, сабан туенда оныта. Үткән көннәренең һәммә кайгылары, һәммә мәшәкатьләре, һәммә авырлыклары бу көн югала. Ул бүген шат. Татарлар тормышындагы бу милли бәйрәмнең бәһасен, әһәмиятен сөйләп кенә бетерерлек түгел. Сабан туе – татарларга гына махсус бер милли бәйрәм. Бу бәйрәмнән ул гына тиешенчә файдалана ала. Ул гына юк кына күңел ачуны да зур иттереп эшли ала. Сабан туенда тирә-як авыллардан килгән әллә никадәр рус вә чувашлар булса да, аларга ни эшләсәләр дә, килешми кебек. Аларның йөрешләре дә, торышлары да, күз караулары да, сөйләшүләре дә, көлүләре дә – берсе дә татарныкы кебек чыкмый. Барлыгы көчләнеп эшләнгән ясалма күренешләре аларның бөтен хәрәкәтләре аз-маз татарча белгән, яки беләм дәгъвасында булган русның татар телендә сөйләве кебек чыга. Сабан туе – чын-чын милли бер бәйрәм. Аның һәммә эшендә миллият рухы аңкып тора (...).

Фото: «100 ел элек» Телеграм-каналыннан

...Бала-кызлар шунда ирләр берлә бергүк аралашып йөриләр. Беренче мәртәбә атлар җибәрелә. Ә бу вакытта исә сабан туеның кызуы һаман юк әле. Халык берничә кеше бергә төркем-төркем булып үзара сөйләшеп кенә йөриләр әле. Берәр сәгать вакыт үтә. Атлар килер вакыт җитә. Бу вакыт авылның бөтен тормышы кырда. Бу вакыт мәсҗедләрнең манаралары авылның иң чытлы, иң кадерле, иң атаклы, иң хәлле кешеләрнең кызлары, хатыннары белән тула. Манаралар язның матур кояшында ялтырый торган калфаклар, укалы камзуллар, ак, кызыл, ачык сары, яшел төстәге материаллар белән тулы була. Озак та вакыт үтми, «Киләләр!» дигән тавыш ишетелә. Мәйдан тирәсен каплаган гаскәр кеби халык арасында кызу-кызу хәрәкәт башлана. Һәркаюсы баш килүче атны күрәсе килә. Юл буенча ике яклап тезелгән халык уртасыннан яшендәй атлы уза. Аннан соң җәяүлеләр чаба. Тагы бераздан икенче мәртәбә атлар килеп, көрәшләр башлана. Хатын-кыз исә өйләренә агыла башлыйлар. Көрәш мәйданы балалар көрәшүе берлә ачыла.

Мәйдан уртасында ике саф утырган, калганнары басып торучы халыктан төзелгән түгәрәктән гыйбарәт. Мәйдан уртасында күркәмлек өчен генә чыбык яки таяк тоткан авыл куштаннары әрле-бирле өреп утырган вә баскан халык арасыннан көрәшергә кешеләрне тартып-тартып чыгаралар.

Көрәштә һәр ике тараф чит вә ят авылларныкы булганлыктан, көрәш кыза-кыза, авыллап, бик шәп яклаш та китә. Бер авылның кешесе тәмам бетә. Менә яхшы ук картайган, кайбер аппак сакаллы кешеләр, кызышып, үз авылы өстеннән хурлыкны җибәрер өчен, сикереп-сикереп чыга башлыйлар. Көрәш мәйданының иң кызык вакыты – шушы вакыт.

Кайчак бу кызышуның нәтиҗәсендә зур тавыш күтәрелсә дә, бер җирдә дә сугышка кадәр эшнең җиткәне күренми. Бераз тавышлыйлар да, берәр авторитетный кеше арага катышуы берлә тиздән тәмам тын булып, янә көрәшләр әүвәлге хәлдә дәвам итә.

Һич бер полициянең мөдәхәләсеннән башка да шундый зур мәйданнарның шома гына баруы, тыныч кына бетүе, татар халкының сабан туен чын сөюен вә аны бик кыйммәтле санап, башка милләтләр алдында аны күздән төшермәскә тырышуын күрсәтә. Бу да сабан туен чын милли бәйрәм икәнен ачык аңгарта».

Фото: «100 ел элек» Телеграм-каналыннан

«Ак сакаллы мөселманнарның хатыннарга сөялеп музыка тыңлаулары шул кадәр килешмәде»

«Дин вә мәгыйшәт» журналы, 1914 ел, №19. «Сабан туе»

Фото: «100 ел элек» Телеграм-каналыннан

«Бүген Каргалыда сабан туе була. Оренбургта да үткән җомга көн сабан туе булды. Безнең халык үзләрен чын мөселман санасалар да, һаман исламият дәрәҗәсен түбәнсетергә тырышалар.

Сабан туйларында мөбах булган көрәш, ат йөгертү, узышу кеби уеннарны, музыка уйнап, мөбахлыктан чыгаралар. Шуның өстенә оятсыз дәюсләрдән хатыннарын алып барганнары да була. Сабан туен театрчылар кебек түбән халык арасыннан ясаучылар булса дәхи бер хәл иде, моны ясаучылар, уйлап караганда, иң акыллы, җәмгыяте хәйрия идарәләре булганга, аларның музыка һәм хатыннар белән ирләрнең катышулары кебек эшләрне башлап сәбәп булулары һәм шуңа нигезләнеп диянәткә, исламияткә кимчелек китерүләре үкенечкә китермәслек түгел.

Үткән елгы сабан туенда музыка тыңлаучы кайбер хәзрәтләр дә булганга бу сүзне ул вакыт язган идек.

Сабан туенда җеп очына бәйләп күмәчне кимсетү никадәр килешмәсә, ак сакаллы мөселманнарның да хатыннарга сөялеп музыка тыңлаулары шул кадәр килешмәде. Аллаһы Тәгалә үзе инсаф бирсен. Мөхбир»

Фатих Әмирхан Казан Сабан туен күзәткән мизгел

Казан шәһәре Сабан туен карарга килгән күренекле әдип, язучы Фатих Әмирхан төшкән уникаль фотоны да тәкъдим итәсебез килә. ХХ гасыр башында төшерелгән фото «Татар ядкәрләре» Телеграм-каналыннан алынды. (Фото Н.Мөштәринең шәхси архивыннан алынган, хәзерге вакытта Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивында саклана).

Фото: «Татар ядкәрләре» Телеграм-каналыннан

Язучы Мөхәммәт Мәһдиевның «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» әсәрендә вакыйгалар сабан туе бәйрәме вакытына туры килә. Әсәрдән бер өзек тәкъдим итәбез:

«Утыз сигезенчеме, утыз тугызынчымы еллар. Авыл тулы ирләр – сытып эшләүче көч. Менә Сабантуй вакытлары җитә. «Фәлән колхозда фәлән көнне Сабантуй икән» дигән хәбәр бөтен авылны дерт итеп аякка бастыра. Бодайлар юыла, чормадагы каклаган казлар кыймылдый, тәкәләр көтүгә куылмыйча аерым ашатыла. Менә авылга берәм-берәм кунаклар кайта башлый. Ни арада, кем хәбәр иткән! Нәкъ шул Сабантуй атнасына кайтып төшәләр.

...Сабантуй көнне авылга күрше-тирә авыллардан нәсел-нәсәп җыела. Карт-коры да кызып ала. Сабантуйга барганчы урамда хәрәкәт кызулана, сиртмәләргә төялеп инде китә дә башлыйлар».

Элек татар хатыннары Сабан туена ничек йөргән

Бурнашев, Владимир Петрович (1810-1888). Прогулка с детьми по России : Ч. 3 / Соч. Виктора Бурьянова [псевд.]. - СПб. : Тип. Имп. Акад. наук, 1837.

Фото: «100 ел элек» Телеграм-каналыннан

Чистай Сабан туеннан бер күренеш

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Сабан туендагы кайбер уеннар:

Чаңгыда йөрү

Катыктан акча эзләү

Тачкада йөрү

Авыш колгага менү

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100