Сабан туенда әтәч куып тоту ярышы: приз кемгә эләккән? (видео)
Киров өлкәсендәге Пенәгәр авылы Сабан туен Фәнил һәм Илшат Вакказовлар алып барган. Бәйрәмдә әтәч куып тоту бәйгесе үткәрелгән.
Ярышта Илшат Вакказов әтәчне куып тоткан һәм төп приз да аңа эләккән.
Сүз уңаеннан, Пенәгәр Сабантуеның баш батыры булып Лаеш районының баш урманчысы Руслан Газизуллин калды, дип яза Фәнил Вакказов.
"Инде ничә ел рәттән дустыбыз, ди-джей Сирень Хәсәнов авылына кайтып Сабан туен бәйрәм итәбез. Быел да "Сирень мини-группа" иҗади төркеме татар эстрадасының популяр артистлары белән берлектә Сабан туе гөрләтте. Кич белән исә дискәтүк булды. Кукмарага якын булганга, халык та күп җыела. Монда үз авылымдагы кебек рәхәт. Мин ярышта катнашып беренче тапкыр әтәч оттым. Бик куандым! Әтәч сүзе ошый миңа. Авыл егетләрен дә салып алгач, калай әтәч диләр! Хәтерлим, бер егеткә әтәч дип дәшкәнем өчен борынны канатканнар иде", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Илшат Вакказов.
Илшат ярышта откан әтәчен Теләчегә кайтарган. "Әтәч туганым Флорис Вакказов хуҗалыгында яши, ашый, йоклый, тавыклары күп", - диде ул.