Сабан туенда кәләшләр ярышында кызлар балчыкта пычранып беткән - фото
"Кәләшләрнең акылсыз узышы" дигән ярышта туй күлмәге кигән кызлар катнашкан.
Уфада "Первушино" кече авиация аэродромында эшмәкәрләр Сабан туе булган. Биредә ак күлмәкле кәләшләр ярышы оештырганнар. Бу турыда инстаграмда ufa_rb акаунтында хәбәр иттеләр.
"Кәләшләрнең акылсыз узышы" дигән ярышта туй күлмәге кигән кызлар балчыкка пычранып, егылышып беткән. Кәләшләр танк астыннан үрмәләп чыккан, пычрак су җыелган күлләвекләр аша узган.
Инстачылар бу ярышның мәгънәсен тапмый гаҗәпләнгән. Ак күлмәкләрне кызганганнар.
Ярышны карап, күңел ачучылар "үзләре дә күңел ачкан, башкаларның да кәефләрен күтәргәннәр", дип язып калдырганнар.