Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сабантуй – туган нигез белән җанлы бәйләнеш» - Рөстәм Миңнеханов бәйрәм белән котлады

news_top_970_100
«Сабантуй – туган нигез белән җанлы бәйләнеш» - Рөстәм Миңнеханов бәйрәм белән котлады
"Татар-информ" архивы

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуй белән котлады.

Кадерле татарстанлылар!

Халкыбызның иң яраткан, иң көтеп алына торган ямьле бәйрәме – Сабантуй уңаеннан сезне чын йөрәктән тәбрик итәм!

Ерак бабаларыбыздан бүләк булып, игенченең хезмәтен олылау, кыюлыкта, җитезлектә һәм осталыкта ярышу, гадел бәйге асылын тәшкил иткән бу бәйрәм табигатьнең яшәрүен, татар халкының юмартлыгын һәм кунакчыллыгын гәүдәләндерә. Сабан туе каһарманнарына – авылларның уңганнарына, зирәк һәм олпат аксакалларыбызга, билбирмәс батырларга зур игътибар һәм ихтирам күрсәтәбез. Мәйдан уртасында калкып торган биек, шома багана очында бер-берсенә уралып җилфердәгән төрле төстәге тасмалар шикелле, Сабан туенда да күп гасырлар дәвамында туплана килгән милли гореф-гадәтләребез һәм заманча мәдәни юнәлешләр бергә үрелә бара.

Татарлар өчен Сабантуй – туган нигез белән җанлы бәйләнеш ул. Туган йорт хакындагы җылы хатирәләр, сихри курай моңы сыман, һәркемнең күңелендәге иң нечкә кылларга килеп кагыла.

Безнең заманда ата-бабаларыбыздан килгән туган телебезне һәм гаилә учагын олылау, төрле милләт һәм дин вәкилләренең дус-тату яшәү нигезләрен ныгыту кебек кыйммәтләрне саклау һәм үстерү аеруча мөһим. Сабан туен илебездә яшәүче барлык халыкларның һәм этник берлекләрнең мәдәни үзенчәлекләрен җуймау максатын күздә тотып игълан ителгән Россия халыкларының мәдәни мирасы елында бәйрәм итү үзенчәлекле мәгънә төсмере ала.

Быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган киң колачлы чаралар уздырылды. Бу тарихи вакыйга татар мәдәниятенә, халкыбызның гореф-гадәтләренә, көндәлек тормышына зур йогынты ясады. Иманлы ата-бабаларыбыздан олы мирас итеп туган җиргә чиксез бирелгәнлек, дини-әхлакый хәзинәләр, бай рухи һәм матди мәдәни ядкәрләр калдырылган.

Сабантуй һәркемгә халкыбызның бай тарихы, мәдәнияте белән якыннан танышу мөмкинлеге бирер, туганнары һәм дуслары белән очрашу-күрешү шатлыгы, якты тәэсирләр бүләк итәр дип ышанам.

Сезгә ихластан күңел күтәренкелеге, бәхет, иминлек һәм тынычлык телим. Бәйрәм мөбарәк булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100