Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сабан туе татар халкының хезмәт сөючәнлеген, киң күңеллелеген һәм кунакчыллыгын күрсәтә»

news_top_970_100
«Сабан туе татар халкының хезмәт сөючәнлеген, киң күңеллелеген һәм кунакчыллыгын күрсәтә»
Рамил Гали / "Татар-информ" архивы

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар халык бәйрәме – Сабантуй уздыру уңаеннан мөрәҗәгать итте.

«Кадерле дуслар!

Сезне чын йөрәктән татар халык бәйрәме – Сабантуй уңаеннан тәбрик итәм.

Сабан туен уздыруның күпгасырлык традициясе татар халкының хезмәт сөючәнлеген, киң күңеллелеген, юмартлыгын һәм кунакчыллыгын күрсәтә. Әлеге бәйрәм – игенчеләребезгә, республикабызны азык-төлек белән тәэмин иткән хөрмәтле авыл хезмәтчәннәренә тирән ихтирам билгесе дә.

Сабан туенда иҗади һәм ихлас мохит хакимлек итә. Аның киң мәйданы ел саен яше-карты, олысы-кечесе, төрле милләт һәм дин вәкилләре өчен бергәләп аралашу, бердәмлекне тоеп илһамлану үзәгенә әверелә.

Моннан тыш, Сабантуй – якын туганнарның, дус-кардәшләрнең очрашу урыны буларак, җылы һәм күркәм гаилә бәйрәме дә. «Гаилә елы»нда бу аеруча мөһим яңгыраш алып, безнең традицион рухи кыйммәтләребезне ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам.

Быелгы бәйрәм барлык татарстанлыларның тормышында көтеп алынган матур вакыйгага әйләнер, һәркемгә туган мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез һәм йолаларыбыз белән танышу мөмкинлеге, үзара аралашудан туган шатлык хисләре бүләк итәр.

Сабан туе онытылмас тәэсирләр калдырсын, хезмәттә һәм иҗатта яңа казанышларга рухландырсын!

Ихластан һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!» – диелә котлауда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100