Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сабан туе һәркемгә яшәү дәрте, көч өсти, якты киләчәккә ышаныч һәм матур өметләр уята»

news_top_970_100
«Сабан туе һәркемгә яшәү дәрте, көч өсти, якты киләчәккә ышаныч һәм матур өметләр уята»
"Татар-информ" архивы

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сабан туе белән котлады. 

«Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле дуслар!

Сезне халкыбызның нурлы һәм күркәм бәйрәме – Сабан туе уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Табигатьнең кышкы йокыдан уянуы, игенченең тырыш хезмәтенә мәдхия, татар халкының юмартлыгы һәм кунакчыллыгы гәүдәләнеше булган, буыннан буынга кадерләп тапшырыла килгән бу бәйрәмдә үзенчәлекле йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез, рухи мирасыбыз байлыгы ачык чагылыш таба.

Сабан туе хаклы төстә барлык татарлар, гомумән республикада яшәүче халыклар өчен иң яраткан, көтеп алына торган тантаналы зур вакыйга буларак таныла. Аның мәйданында һәрвакыттагыча төрле милләт һәм дин вәкилләре очраша, татулык, бердәмлек, дустанә мөнәсәбәт хакимлек итә. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында ул Татарстанда этномәдәни күптөрлелекне саклау һәм үстерүгә тагын да бәрәкәтле этәргеч бирә.

Бу тантаналарда, әлбәттә, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрне тәбрикләү, алдынгыларны олылап котлау беренче урынга чыга. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә чәчү эшләре тиешле вакытында тәмамланды, җыеп алыначак уңышның муллыгына һәм республикабызның азык-төлек белән җитәрлек тәэмин ителүенә ныклы нигез салынды.

Сабан туе һәркемгә яшәү дәрте, көч өсти, якты киләчәккә ышаныч һәм матур өметләр уята. Тарих борылыш кичергән чорларда Ватанга мәхәббәт, гаилә иминлеген ныгыту, өлкәннәргә ихтирам, туган телне ярату кебек рухи хәзинәләребезне сакларга һәм үстерергә кирәклеген тою хисе аеруча көчәя.

Бәйрәм һәрберегезгә күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф бүләк итсен!

Үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100