Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сабан туе – халык күңеленнән ургылып чыккан саф рухи чишмә"

8 июньдә Татарстанда Сабан туйлары киң масштабта старт алды. Бүген шулай ук Новосибирскида федераль Сабан туеның рәсми ачылышы да булды.

news_top_970_100
"Сабан туе – халык күңеленнән ургылып чыккан саф рухи чишмә"
"Җиренә күрә - чишмәләре"


Сабан туе белән татарстанлыларны Рөстәм Миңнеханов котлады.

"Җиренә күрә – чишмәләре" дигән татар халык мәкале бар. Сабантуй – милли гореф-гадәтләребезне үстерүче, татарларны берләштерүче, буыннарны һәм тулы бер дәверләрне бергә бәйләүче, халык күңеленнән ургылып чыккан саф рухи чишмә. Шунысы куанычлы: бу бәйрәмдә хәзер төрле милләт һәм дин вәкилләре катнаша, күңел ача.

Сабан туенда, гадәттәгечә, республикабызны мулдан азык-төлек белән тәэмин итү өчен армый-талмый эшләүче иң алдынгы авыл хезмәтчәннәрен олылыйбыз. Аларның урыны – Сабантуй батырлары һәм күренекле мәдәният әһелләре белән беррәттән, мәйдан түрендә. Татарстан җирендә рухият һәм туганлык чишмәләре һичкайчан кипмәс-саекмас, күңелле һәм нурлы Сабантуй исә безне игелекле һәм шәфкатьле гамәлләргә рухландырыр, дип ышанам.

Бу гүзәл бәйрәм һәрберегезгә күтәренке кәеф һәм яшәү дәрте бүләк итсен! Сезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, бәхет, иминлек һәм муллык телим", - диелгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавында.

Язгы кыр эшләренә нокта куелу символы булган бәйрәм белән Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та котлады.

"Сабантуй бәйрәмендә без, беренче чиратта, үзләренең фидакяр хезмәте белән мул уңышка нигез салган авыл хуҗалыгы алдынгыларын котлыйбыз. Татарстанның иминлеген ныгытуга һәм аны танытуга шулай ук барлык җитештерү тармаклары хезмәтчәннәренең, фәнни һәм иҗади зыялылар вәкилләренең ирешкән казанышлары, безнең спортчыларыбызның яулаган җиңүләре дә зур этәргеч бирә.

Сабантуйда катнашучыларга һәм аның кунакларына, мавыктыргыч бәйгеләрдән бетмәс-төкәнмәс көч-куәт һәм уңай тәэсир алып, халкыбызның гореф-гадәтләрен яңартып, төрле уен-ярышларда катнашып, күңелле ял итүләрен телим. Барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм тормышыгызда иминлек телим!", - диелә котлауда. 


Сабантуй - халыкны берләштерү өчен бөек эш

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Теләче районы Сабан туенда катнашты.

“Сабантуй телне, мәдәни кыйммәтләрне саклап калырга ярдәм итә. Татарстаннан яки районнан читтә яшәүчеләр үз туганнары, дуслары белән очрашу өчен, халык җырларын тыңлау өчен Сабантуйга кайта. Сабантуйларны алга таба да үткәрәчәкбез. Бу халыкны берләштерү өчен бөек эш”, - диде ул. 

Парламент башлыгы районның алдынгы кешеләренә дәүләт бүләкләре һәм Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бәйрәмдә Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук татар блогерлары белән дә очрашты.

Себердәге илкүләм Сабан туй

Бүген Новосибирскида федераль дәрәҗәдәге Сабан туе башланды. Башка еллардан аермалы буларак, быел ул ике көн рәттән үткәрелә. Беренче көнендә, ягъни бүген, шәһәр ипподромында Новосибирск губернаторы призына ат чабышлары узды. Иртәгә Обь елгасы яры буенда традицион бәйрәм оештырылачак.

"Новосибирскига федераль Сабан туен кабул итү бәхете татыды. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен данлау белән бәйле милли бәйрәмне үзебездә уздыру бик мөһим", - дип сәламләде Сабан туеның рәсми ачылышына җыелган кунакларны Новосибирск өлкәсе губернаторы урынбасары Александр Дубовицкий.

Татарстан Республикасы халкы һәм җитәкчелеге исеменнән җыелган халыкны ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев сәламләде. "Быелгы федераль сабан туен Новосибирскида уздыру турында сөйләшүләр килешү белән тәмамланды. Моның өчен Новосибирск өлкәсе губернаторына зур рәхмәтебезне җиткерәбез", - диде Шәйхразиев.

Милли Шура рәисе шулай ук Сабан туен ат чабышы белән уздыруның мәгънәсен аңлатты. "Ат ул татар халкының символы булган көч тә, мәдәният тә, тормыш рәвешен гәүдәләндерүче билге дә", - диде ул.

"Татар халкы ул һәрвакытта да берләштерә торган халык. Бүген биредә төрле милләт вәкилләре җыелган. Бу бәйрәмне без бергә үткәрәбез. Без монда Россия төбәкләреннән һәм Казахстаннан милләттәшләрне җыйдык, бу да безнең бердәмлекне күрсәтә", - диде Шәйхразиев "Татар-информ"га. 

  • Новосибирскидагы федераль Сабан туена Россиянең 29 регионыннан һәм Казахстаннан 500гә якын татар делегаты килгән. 
Красноярск татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Вәгыйз Фәйзуллин федераль Сабан туена тәҗрибә алыр өчен килгән. "Федераль сабан туеның Красноярскида да узганы бар, чагыштырып карау мөһим, шул яктан Новосибирск Сабан туе минем өчен әһәмиятле", - диде ул.

Вәгыйз Фәйзуллин Сабан туеның бүгенге функциясен "очрашу урыны" дип атады. Төрле төбәкләрдән килгән коллегаларым, татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашулар мөһим, диде ул. Шул ук вакытта Фәйзуллин Сабан туена асыл мәгънәсен - җир хезмәтчәннәре бәйрәме функциясен кайтарырга кирәк дип саный. "Əйтик, иген игүче бер тырыш татарны мәйданга алып чыгып данласалар, традициягә тугрылык шул булыр иде", - диде ул.

Чувашия татар иҗтимагый оешмасы лидеры Фәрит Гыйбатдинов үз өлкәсеннән бу бәйрәмдә бердәнбер вәкил. "Монда булырга тиеш мин, дидем. Быелгы федераль Сабан туен былтыр Чабаксарда үткәне белән чагыштырып карыйсы килә. Бу илнең иге-чиге юк, һәр төбәктә безнең вәкилләр яши. Алар белән күрешү бәйрәме бу", - диде ул.

Красноярскидан Зәгибә Исламгәрәева Красноярскиның Шарыпово шәһәреннән "Бәхет кошы" җыр-бию коллективы вәкиле. Федераль Сабан туена 750 чакрым узып, алты кеше килгәннәр. Тумышы белән Татарстанның Ютазы районыннан, 40 елдан артык Красноярскида яши. "Бәхет кошы" ансамблен чараларга чакырып торалар, монда концертта катнашыр өчен килдек", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

  • Башка еллардан аермалы буларак, быел федераль Сабан туе ике көн рәттән үткәрелә. Беренче көнендә, ягъни бүген, шәһәр ипподромында Новосибирск губернаторы призына ат чабышлары узды һәм кич шәһәр филармониясендә Сабан туе кунаклары өчен Татарстан сәнгать осталары концерты булды. Иртәгә Обь елгасы яры буенда традицион бәйрәм оештырылачак. Бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә.

Казан Сабан туена әзерләнә

Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе иң яхшы “Казан сөлгесе” конкурсы игълан итте. Иң яхшы сөлгеләр 23 июньдә Аккош күлендә Сабантуй музеенда тәкъдим ителәчәк. Бу хакта районның массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
           
Конкурста катнашу өчен үзең һәм туганнарың чиккән сөлгенең фотосын Instagramда урнаштырырга кирәк. Соңыннан аның барлыкка килү тарихын язарга һәм #КазанскоеПолотенце (#КазанСөлгесе) хештэгын куярга кирәк.

Чараны оештыручылар фикеренчә, һәрбер чигелгән сөлге тышкы матурлыкны гына түгел, ә бай тарихны да күрсәтә.

Краснодар Сабан туе күчерелә

Кызганыч, Кубаньда яшәүче татарлар өчен Сабан туе алдыннан күңелсез хәбәр килеп иреште. Краснодар крае татарларының "Болгар-К" милли оешмасы рәисе Васил Ягъфәров (Ягофаров) вафат булу сәбәпле, 9 июньдә узарга тиешле Сабан туе башка көнгә күчерелә.

"Васил Зөфәрович авырмады, кисәк вафат булды. Тромб өзелгән", - диде Юныс Хәйров. Автономия җитәкчелеге Краснодарда Җиңүнең 30 еллыгы исемендәге паркта узарга тиешле Сабан туен башка көнгә күчерү турында карар кабул иткән.

Йолдызлар кайсы Сабан туйларын кыздыра?

Фирдүс Тямаев Балтач районы Алан авылын биеткән.


Ришат Төхвәтуллин Бөгелмәдә чыгыш ясаган.


Рифат Зарипов Мамадыш Сабан туенда: "Әбиләр карап торды, бәбиләр биеп йөрде", - дип яза.


Гүзәл Уразова исә - Федераль Сабан туенда. Беренче тапкыр Новосибирск сәхнәсендә чыгыш ясадым, дип яза.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100