news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сабан туе аланында берьюлы берничә машина яна язган

Коткаручылар фаҗига булдырмый калган.

news_top
Сабан туе аланында берьюлы берничә машина яна язган

Башкортстанда Сабан туе вакытында берьюлы берничә машина яна язган. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

Сабан туе аланында бик күп машиналар тукталышка җыелган. Шулар арасындагы "Дэу Нексия" машинасына мизгел эчендә ут капкан һәм ул яна башлаган. Ут башка машиналарга да күчү куркынычы туган. Машина йөртүчеләр урыннан тиз генә китә тырышкан.

Коткаручылар тиз арада килеп җитеп, берничә минутта яна торган машинаны сүндергән. Янгында башка машиналар зыян күрмәгән.

Башлангыч мәгълүмат буенча, машинада кыска ялганыш килеп чыгып, ут капкан булуы ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар