Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сабада яшәүче «кояшлы кыз» Ләйсәннең әнисе: «Кызың ике яшендә үләчәк, дигәннәр иде»

Ләйсән Зариповага бүген 25 яшь. Андый генетик тайпылышлы балаларны «кояшлы балалар» дип атыйлар. Алар ничә яшь булуына карамастан, беркайчан да картаймыйча, сабый булып калалар. «Кояш кызы»нда «Интертат» кунакта булып кайтты.

news_top_970_100
Сабада яшәүче «кояшлы кыз» Ләйсәннең әнисе: «Кызың ике яшендә үләчәк, дигәннәр иде»
Михаил Захаров

Гөлләмәле йорт

Сабада яшәүче Зариповлар гаиләсенә кайтканда, үземне ничек тотыйм икән, артык елмаеп, гаилә әһелләренә борчу салмам микән дип уйладым. Аларның гаиләсендә моннан 25 ел элек үзенчәлекле кыз туган. Ләйсән үзен «кояш кызы» дип йөртә. Анда Даун синдромы. Бу синдром — генетик тайпылыш.

Зариповлар күп кенә сәламәт, бер кайгысы булмаган гаиләләрдән дә гөрләтебрәк яши. Өй аллары берсеннән-берсе матур гөлләмәләргә тулган. Рәмзия апа да, безнең килеп җитүебезне күргәч, ашыга-ашыга каршы алырга чыкты. «Кайттыгызмы?» — ди ул. Күзләрендә дә, елмаюында да бер борчу юк. «Әйдәгез, үтегез, рәхим итегез», — дип безне өйгә алып кереп киттеләр.

Без кергәндә, Ләйсән киенеп маташа иде. һәр иртә ул, «Зумба» биюен биеп, спорт белән шөгыльләнә икән. Уйлап та тормады, кояш кебек елмаеп, мине кочаклап алды. Һәм, әлбәттә, биергә тәкъдим итте. «Зумба» биюендә мин алай тәҗрибәле түгел, шуңа күрә башта югалып калдым. «Мин сине өйрәтәм, борчылма», — ди Ләйсән. Гөрләтеп биедек! Татарчасын да биеми калмадык.

Ләйсән — Зариповлар гаиләсендәге дүртенче бала. Аның Айгөл һәм Әдилә исемле апалары бар. Ни кызганыч, Рәмзия белән Азат Зариповлар беренче балаларын югалткан булганнар.

Зариповларның өйләнешүенә быел 35 ел. «Ирем безнең өчен яши, Аллаһка шөкер. Өч балабыз, ике оныгыбыз бар», — ди Рәмзия апа.

«Балагыз ике яшьтә үлә, диделәр…»

Ләйсән Зарипованың медальләре бик күп — шуңа игътибар иттем. Ләйсән өстәл теннисы белән шөгыльләнә. Аларның хәтта өйләрендә дә теннис өстәле бар.

Ләйсән кайдан көч таба икән? — дип сорыйм әнисеннән.

Көч таба! Аның җиңүләре бик күп. Андый балалардан күпләр баш тарта. Нигә баш тарталар? Чөнки табиблар бу үзенчәлекле балалар турында бернәрсә дә белми. Ә ата-аналар белә, чөнки алар белән без яшибез. Иске китапларга гына таянырга ярамый. Ул китапларны яңадан язарга кирәк, чөнки замана алга таба да бара. Даун синдромы белән яшәп була. Булмый дигәннәргә ышанмагыз. Телефоннарның модельләре елга ун тапкыр үзгәрә. Ә китаплар һаман да шул ук. Мәгълүматны яңартырга кирәк. Шуңа күрә күпләр бу синдром турында берни белми, диярлек дәрәҗәдә.

Сезгә баланы төшертергә кушканнар идеме?

Юк, алай дип әйтүче булмады. Ләйсән татар, рус, инглиз, немец телләрендә сөйләшә ала. Ул бары тик сөйләшергә ояла гына, «Мине аңламыйлар», — ди. Әйе, аның сөйләшүендә бераз гына аңлашылмый торган урыннары була. Әмма барыбер безнең белән сөйләшә.

Мин шуны әйтә алам: сүзләргә караганда, гамәлләр көчлерәк. Нәрсәдер сөйләргә, нидер вәгъдә итәргә һәрвакыт була. Телевизордан да сөйлиләр… Эшләргә кирәк! Без инде кайда гына булмадык. Үзебезнең инициатива белән, йөрәк кушуынча, барысын да эшләдек. Минем бөтен дөньяга Ләйсәннең шундый ук кеше булуын дәлиллисем килә иде. «Кояшлы балалар»ның бернәрсә дә эшли, яши алмаулары турындагы сүзләр бары тик стереотип кына. Менә безнең медальләргә генә күз салыгыз! Бу стереотипны безгә җәмгыять кенә тукый. Һәм, ни кызганыч, әлеге сүзләр халыкка тәэсир итә. Әмма башкаларга караганда, үз баламны мин үзем яхшырак беләм.

Табиблар ни дигән иде?

Балагыз ике яшьтә үлә, диделәр. «Борчылмагыз, интегеп үлмәячәк. Әкрен генә йокыга талачак», — дигәннәре дә истә. Ә хәзер безнең яныбызда балкып утыра, Аллаһка шөкер. Ләйсәнгә ике яшь тулгач, табибларга йөрми башладым. Уянгач та аның тигез генә сулыш алуын тыңлыйм идем. Әлбәттә, табиблар әйткән сүзгә төкереп булмый бит. Бәлки алар хаклыдыр. Үлүеннән курка идем.

Сез, чыннан да, кайда гына булмагансыз. Нинди иде сезнең максат?

Нәрсәнедер үзгәртербез дип уйлый идек. «Менә бит ул», — дип, Ләйсәнне күрсәтәсем килгән иде. Ул бит балалар белән дә эшли, фитнес алып бара. 2014 елдан төрле флешмоблар, акцияләр үткәрәбез. Без үзебез үзгәрдек, әйе. Бөтен дөньяны җәймә белән каплап булмый, үзеңә уңайлы аяк кием кияргә кирәк, дип. Без уңайлы аяк киемне кия алдык, шөкер. Ә калганнар һаман да стереотип белән яшиләр.

Төрле кеше бар бит. Балаларның да төрлесе була, авыруыгыз турында әйтүчеләргә Ләйсән ничек җавап кайтара?

Ләйсән:

Минем исемем Ләйсән Зарипова. Мин Даун түгел. Мин кояшлы Ләйсән, — дип әйтәм.

Кешеләрдән мондый сүз еш ишетеләме?

Без андый кешеләр белән аралашмаска тырышабыз.

Ләйсән, син андыйларга үпкәлисеңме?

Ләйсән:

Юк, бары тик җылылык һәм яхшылык булырга тиеш.

Рәмзия апа:

Хәзер ул Сабада балалар тренеры булып эшли. Ләйсән үзенчәлекле бара, ул кешеләрнең дә нинди булуларын бер күрүдә аңлый. Янына ун кеше килсә, берсе белән генә аралашып китә ала, чөнки ул һәр кешенең энергиясен тоя.

«Ләйсән 1,5 ел эчендә 25 килограммга ябыкты»

«Ләйсән көчле бала. Мәсәлән, син дә, мин дә сау-сәламәт кешеләр арасында иң көчлеләре түгелбез. Бездә спорт медальләре юк, ә анда бар. „Болай гына уйный алар“, — диләр. Алай түгел! Россиянең Спорт министрлыгы белән элемтәдә торабыз. Аларның үз класслары, һәм авыручы балаларга, яшьләргә шулай ук үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирергә кирәк. Ләйсән — Даун синдромлылар арасында Россиядә бердәнбер теннис уйнаучы. Һәм бүгенге көндә ул Халыкара бәйгеләрдә Россия исеменнән чыгыш ясый», — дип сөйләде Ләйсәннең әнисе Рәмзия ханым.

Сабада иң зур адаптив мәктәп эшли. Без кайткан көнне Ләйсәнгә тренировкага барырга кирәк иде. Ул безне үзе белән дәште.

Ләйсән алты ел дәвамында спорт белән шөгыльләнә икән. Һәр атна саен ул өч тапкыр спорт залына бара. Һәр тренировкасы икешәр сәгать.

«Ләйсән үз тырышлыгы белән 1,5 ел эчендә 25 килограммга ябыкты. Көзге каршына килә иде дә: „Моннан ничек котылырга икән?“ — дип, үзенең таза булуын күрсәтә иде. Ә менә сау-сәламәт кешеләрне күрегез, алар үзләренең артык авырлыкларыннан котыла алмыйча интегә.

„Ябыгасым килә“, — дип планшеттан фитнес-залларны күрсәтә иде кызым. Башта мин моңа бер дә игътибар итмәдем. „Ярый, барырбыз, әлегә вакыт юк“, — дип кенә кул селти идем. Аннан нинди спортчы чыксын инде дип уйлый идем үзем дә. Әмма нык ялгышканмын икән», — дип сөйли Рәмзия апа.

«Әти-әниләр балаларыннан оялмасыннар иде»

Без спорт залына юл тоттык. Безне Ләйсәннең тренеры Фәрхәд Усманович каршы алды.

«Адаптив төркемдә барлыгы 16 бала шөгыльләнә. Шулай да һәр кеше өчен ишекләр ачык. Мөмкинлекләре булганнарга һәрвакыт үсәргә ярдәм итәбез. Яшькә килгәндә, безнең кысаларыбыз юк. Төрле яшьтәге балалар бар», — дип сөйли тренер.

Ләйсән 2017 елда Португалиядә теннис буенча Дөнья чемпионатында катнашып, бронза медаль яулаган. 2019 елда Финляндиядә Европа чемпионатында катнашкан. Анда ул бер алтын һәм ике көмеш медаль яулаган. Фәрхәд Усманович Ләйсән белән бик горурлана.

«Балаларның күбесе үз категорияләрендә спорт осталары. Мәсәлән, Гөлназ Исмәгыйлевада терәк-хәрәкәт аппараты проблемалары бар. Гөлназ үз категориясендә спорт остасы», — дип мактанып алды үзенең укучылары белән Фәрхәд Усманович.

Шулай ук аларның төркемендә Россиянең спорт остасы Раил Галиәкбәров та бар. «Раил Россия җыелма командасында», — ди тренер.

«Ничек алар белән уртак тел табасыз?» — дип сорагач, тренер: «Алар кебек булырга тырышам. Аларның образында йөрим. Әгәр алар кебек булмасаң, алар сине кабул итмәячәк. Алар үзенчәлекле, аңлагыз. Әгәр дә алар җиңәләр икән, мин ихластан шатланам. Яз һәм көз айларында алар агрессиягә ешрак бирелә. Кайчак начар сүзләр дә әйткәлиләр. Әмма мин аларны нинди бар, шундый итеп кабул итәм», — ди Фәрхәд Усманович.

Балалар арасында тәрбиягә алынганнар да бар. «Әти-әниләр мондый балаларыннан оялмасыннар иде. Аларны балалар йортына бирергә кирәкми. Бу гамәлләре өчен алар аннан үзләре җавап бирәчәкләр», — дип сөйләде тренер.

Фәрхәд Усмановичның биш баласы да өстәл теннисы буенча спорт осталары икән.

«Алар беркайчан да начарлык белән җавап кайтармыйлар»

Ләйсән спорт белән шөгыльләнгән арада, Рәмзия апа белән әңгәмәбезне дәвам иттек.

Рәмзия апа, гел елмаеп кына тормыйсыздыр, шулай да…

Бер кешенең дә тормышы гел позитивтан гына тормый. Мин үзем һәрвакыт бары тик яхшы яңалыклар белән генә уртаклашам. Нигәме? Негатив болай да күп бит. Минем кешенең энергиясен аласым килми, киресенчә, аларга яшәү көче бүләк итәргә тырышам. Кайчак язмыш юлы ак була, ә кайвакыт кара сызыклар да барлыкка килә һәм авырлыклар аша үтәргә туры килә. Минем дә, кызым Ләйсәннең дә тормышны, яшәешне яратуыбыз нык, максатчанлыгыбыз бар. Ләйсәннең хыяллары бар! Һәм мин аңа шушы хыялларны тормышка ашырырга ярдәм итәм.

Нәрсә турында хыяллана ул?

Башта Ләйсән фотомодель булырга хыяллана иде. Фитнес-инструктор булырга теләде. 2016 елда Мәскәүгә барып, сертификат алып кайттык. Хәзер ул, Аллаһка шөкер, тренер. Һәм тренер булуы белән горурлана. Аралашсын, үссен. Кабул итәрләрме безне, юкмы — барыбер. Синдромлы кешеләргә карата негатив табиблардан башлана. Башта алар авырга узган хатыннарны куркыта, аборт ясатырга куша. Бала карын астында булганда: «Бу авыру булып туачак, үтерик аларны», — диләр. Мин шуны әйтә алам сиңа: бөтен дөньяда Даун синдромлы бер җинаятьче юк. Алар беркайчан да начарлык белән җавап кайтармыйлар.

Гел кочакларга, елмаерга гына торалар шул.

Ул бик акыллы һәм яхшы. Кешеләрне яклый, аларны мәхәббәткә күмә. Табиблар: «Алар чисталыкны аңламыйлар», — ди. Ләйсән үлеп-бетеп чисталыкны ярата. Бу хакта режиссер Анастасия Штанке «Иртәгә нәрсә булыр?» фильмы төшерде. Алла теләсә, аны тәкъдим итәрләр. Әле коронавирус булгач, аны тамашачылар күрә алмады.

Ләйсән бик көчле! Мине дә көчле булырга өйрәтә. Безне балалар бакчасына да, мәктәпкә дә алмадылар. Әмма ул башкалардан бернәрсә белән дә аерылмый. Алар да укырга тиеш. Мин гомер буена кешене тыңладым, әмма үземчә эшләдем. Бүгенге Ләйсән — ул менә шушы үземчә эшләү нәтиҗәсе. Үземне кире кеше дип әйтә алам, кайчак тәкәббер дә мин. Кешенең үз фикере булырга тиеш. Әгәр негатив әйтсәләр, тыңламыйм да. Шуны гына әйтә алам: Ләйсәннең авырулары бер бәйләм булырлык. Әмма ул барыбер спорт белән шөгыльләнә, алга таба яшисе килә.

Балалар бакчасына да алмадылармы?

Бер ай йөрдек. Әмма соңыннан китүебезне сорадылар. Ләйсән кебекләр кешеләрне шартсыз яраталар. Конфет яисә уенчык бирсәң түгел, ә ихластан яраталар, кочаклыйлар. (Ләйсән, чыннан да, басып торганда болай гына килеп кочакларга мөмкин).

Андый балаларда артык хромосома бар, диләр... Сез бу әйбергә фәлсәфә белән карыйсыз дип беләм.

Бәлки безнеке җитеп бетмидер, Алинә. Артык хромосома — ул яхшылык хромосомасы. Без, сәламәт кешеләр, үзебез турында яхшы фикердә. Бездә кешелеклелек, яхшылык җитми түгелме?! Ә Ләйсән һәрвакыт кешеләргә бары тик яхшы мөнәсәбәттә. Алар — Аллаһ балалары. Шушындый «кояш балалары» туу безне, сезне сыный. Аларга кешеләр нинди мөнәсәбәттә булыр икән, дигән сорау куела. Тагын бер кабатлыйм: алар бездән күпкә яхшырак.

Шушы синдром Ләйсәннең ничә аенда, яшендә ачыкланды?

Ун айда белдек. Минем шуны әйтәсем килә: 100 процентка сау-сәламәт кешеләр булмый. Миндә дә диагнозлар бар, сездә дә бардыр. Иң мөһиме — үзеңнең яшәү рәвешең, тормышка, кешеләргә карата карашың. Әгәр елмайсаң, сиңа да елмаерлар.

Шулай да, минем бары тик яхшы хәбәрләр, яңалыклар гына җиткерүем безнең тормышта авырлыклар булмый, дигән сүз түгел. Әгәр дә кеше, авырлыкларга карамыйча, матур итеп яши бирә икән, менә ул көчле. 47 хромосомалы булу — куркыныч түгел. Әгәр күңелең кара булса, менә бу куркыныч.

Сез аны үстергәндә нәрсәләр, кемнәр ярдәм итте? Психологлар, китаплар?..

Юк, миңа беркем дә ярдәм итмәде. Мәгълүмат та, интернет та юк иде. Мин интуициямә таяндым. Авылда яшәгәч, эшем күп. Аңа күңелсез булмасын дип, энә һәм җеп бирә идем. Ул үзе бәйләргә өйрәнде. Бүген ул, сау-сәламәт балалар кебек, саный да, укый да белә. Теннис та уйный, үзегез карагыз. Анда бит шул тиклем игътибарлы булырга кирәк! (Килешәм, Ләйсән миңа да аның белән теннис уйнарга тәкъдим итте, әмма мин аның кебек үк профессиональ дәрәҗәдә уйный алмадым. Шар я төшеп китә, я мин аны күрми калам).

Ләйсән ялгызы кала аламы?

Ул мөстәкыйль, әмма шулай да, әгәр мин бу дөньядан китсәм, аның апалары бар. Айгөл белән Әдилә аны ташламаячак. Аңа күпләр: «Даун», — дип карый. Әйдәгез, һәр кешене үз диагнозы белән атыйк. Мәсәлән, кемнеңдер гастрит, ди. «Гастрит, сәлам», — дикме? Язва белән авыручыга: «Язва», — дип дәшикме?

Кияүгә чыга алыр микән?

Безнең илдә юк, чөнки бездә кешеләр усал. Әгәр башка илдә яшәсә, бәлки чыгар да. Аңа башка ил егетләре гашыйк була, чөнки аларның фикер сөрешләре башка төрле. Дөньяда иң мөһиме — кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре. Ихлас булырга кирәк, Алинә! Ләйсән бүгенге көндә герой. Аның кебек булырга кирәк әле. Анда ихтыяр көче җитәрлек. Ләйсән безнең гаиләбезгә бәхет өстәде, тормышыбызны матурлады, ямьләде, Аллаһка шөкер.

Саубуллашканда, Ләйсән мине дә, фотограф Михаил Захаровны да берничә тапкыр кочаклады. Ул безгә ихлас елмайды һәм янәдән көтүен әйтте.

Аллаһ Тәгалә барыбызга да төрле язмыш биргән. Аллаһ кемне генә сынамый икән?.. Әгәр дә сиңа насыйп иткән сынауны тырышып-тырмашып үтсәң, ул сиңа мең бәхет бирер.

Рәмзия Зарипова - күпләр өчен үрнәк булырдай шәхес. Ул көчле, сабыр һәм түзем. «Миңа Аллаһ сәламәтлек бирсен иде. Үз аякларымда йөргәндә, кызым өчен янып йөриячәкмен. Башкаларга да шуны киңәш итәм. Уз балаларының синдром белән авыруларыннан оялмасыннар», — дип саубуллашты Рәмзия апа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100