Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сабада укытучы белән укучы арасында дәрес вакытында килеп чыккан сугышта кем гаепле? Җәза билгеләнде (видео)

Әлеге инцидент 6 март көнне Саба муниципаль районының Шәмәрдән лицеенда килеп чыга. Технология дәресендә тәртип бозу аркасында, укытучы белән укучы арасында конфликт туа. Укытучы укучыга линейка белән суга, бу хәл укучының ачуын чыгара. Ул педагогны хурлый, үзен агрессив тота. Алга таба конфликт сугышуга кадәр барып җитә.

news_top_970_100
Сабада укытучы белән укучы арасында дәрес вакытында килеп чыккан сугышта кем гаепле? Җәза билгеләнде (видео)

Класстагы тавышны ишетеп кергән икенче педагог та ваемсызлык күрсәтә һәм конфликтка каршы чыкмый.

Бу хәлне бер укучы телефон камерасына төшерелә. Соңрак видео Интернетта пәйда була.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, технология укытучысы белем бирү турындагы законны тупас рәвештә боза – килеп чыкан низагны зурга җибәрүне туктатып калмый, укучының үз-үзен агрессив тотышына карата тиешле педагогик алымнар кулланмый, киресенчә физик көч кулланып, үзен педагогларга хас булмаганча тота. Шулай ук белем бирү оешмасы җитәкчелеге тарафыннан да килеп чыккан хәлне тикшерү, шул исәптән гаеплене ачыклау һәм аны дисциплинар җаваплылыкка тарту буенча да чаралар күрелми.

Конфликтның закон бозуга китергән сәбәпләрен һәм шартларны бетерү максатында, район прокуратурасы районның мәгариф идарәсе җитәкчесенә, гаепле вазифаи затларны җаваплылыка тартукүрсәтмәсе бирде. Нәтиҗәдә укытучы РФ Хезмәт кодексының 336 маддәсенең 2 пунктында каралган шартлар буенча эшеннән азат ителә (бер мәртәбә укучы шәхесенә карата көч куллану белән бәйле рәвештә тәрбия чаралары күрү).

Белем бирү оешмасының директоры, аның тәрбия эшләре буенча урынбасары һәм тагын бер педагогка шелтә белдерелгән.

Шулай ук хәзерге вакытта, РФ Админстратив хокук бозулар буенча Кодексының 5.35 маддәсе (ата-ана бурычлары тиешле дәрәҗәдә үтәмәү) нигезендә укучының әти-әнисен административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсе хәл ителә.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100