news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сабада «мылтыклы кеше йөри дип» халыкны куркуга салган егет мәетен тапканнар

Егет 19 октябрьдә өйдән чыгып качкан булган.

news_top

Саба районында өеннән чыгып китеп югалган 20 яшьлек егетнең мәетен урманда тапканнар. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.

Моңа кадәр 20 октябрьдә «Шәмәрдәндә мылтык тотып өеннән чыгып киткән егет йөри» дигән хәбәр мессенджерларда, социаль челтәрләрдә таралып, бар халыкны куркуга салган иде.

Социаль челтәр кулланучылар өйдән чыгып качкан егетнең челтәрдә агрессив язмалар калдыруын, «үзе белән мылтык алып китүен» язды.

«Балаларны мәктәптән каршы алыгыз. Шәмәрдәндә корал тоткан  И. не күргәннәр. Аны эзлиләр. Мәктәпне саклыйлар, тик ул урамда йөри, ди», «Шәмәрдәндә бер малай ау мылтыгы алып чыгып киткән, ди. 50 кешене атам дип әйткән, ди, дөрес булса», «Үлем алдыннан хат калдырган», дип мессенджерларда хәбәр таратканнар иде.

19 октябрьдә өйдән чыгып киткән егетнең мәете бүген Шәмәрдән янындагы урманда табылуы билгеле булды.

Бу кешене полиция хезмәткәрләре эзләгән мизгел төшерелгән видео да чыкты.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар