Сабада американнарны да татарча көрәшкә өйрәтәләр
Бу хакта Татарстан Көрәш федерациясенең инстаграмдагы төркемендә хәбәр ителә.
Татарстан Көрәш федерациясенең инстаграмдагы төркемендә куелган видеода Америкадан Сабага кунакка кайткан егетләр татарча көрәш серләренә төшенә. Малайлар сөлге тотарга өйрәнгән инде, «чучело»лар белән көрәш алымнарын да кабатлыйлар.
Малайлар Нью-Йоркта яши. Каникулларында алар әниләренең туган ягы Сабада ял итә һәм Ермолаев җитәкчелегендә көрәш серләренә дә өйрәнәләр икән.