Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сәбәбе бар» – Сөмбел Билалова ак күлмәктән

news_top_970_100
«Сәбәбе бар» – Сөмбел Билалова ак күлмәктән
"Татар-информ" архивы

Сөмбел Билалованы беренче иреннән аерылганнан соң ирекле дип беләбез. «Ник кияүгә чыкмыйсын?» – дип үзеннән бик еш сораулары турында ул концертларында да әйткәне бар.

Бервакыт әлеге сорауга җавап итеп, уенын-чынын бергә кушып, ул болай дигән иде:

- Бездә шундый хәл бит әле. Әнием – Наилә, әтием – Наил. Апам – Гөлшат, җизнәм – Илшат. Мин – Сөмбел? Ә миңа? Нинди исем туры килә?..

Тамашачылар, шаяртып, «Самвел», дип җавап биргән иде.

Ә бу көннәрдә ул, күпләрнең күңелләренә шик кертеп, социаль челтәрдәге сәхифәсендә ак күлмәктән яңа образын күрсәткән.

«Ак күлмәктән... Кәләш сыман, дип яздылар...

Бу күлмәк миңа бары тик бик ошады. Сәбәбе дә бар иде. Әни ягыннан туганнар белән бик көтеп алган очрашу булды. Күптән шулай әзерләнгәнем юк иде. Безнең яраткан кадерле Рәшит абыебызның юбилеен билгеләп үттек», – дигән Сөмбел.

«Син шундый матур», «Искиткеч зәвыкле күлмәк», «Җылы тәнеңдә киеп тузлырырга язсын», «Кияүгә чыгасыңсы әллә», «Кәләш бар, кияү егете генә табасы калды», – дип әлеге дә баягы теге теманы куертканнар Сөмбелнең витуаль дуслары.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100