Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саба турында шигырь: «Урамдагы чирәмебез унбиш сантига үсә...»

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының беренче курс студенты Айзат Вахитов төркемдәшләренә Саба районы турындагы шигырен укый.

news_top_970_100
Саба турында шигырь: «Урамдагы чирәмебез унбиш сантига үсә...»

Әгәр уйлап карасак,

Барысы яхшы Сабада.

Хәтта черкиләр безелди

Алты тулганда гына.

 

Булмаган проблемаларга

Ни өчен борчылырга?

Иртән кояш чыга бездә,

Ә кичтән кояш бата.

 

Халкыбыз да яхшы безнең,

Һәрвакытта бердәм без.

Төзелеп бетте быел

Өченче мәктәбебез.

 

Яңгыр дөрес яктан явып,

Җил дөрес яктан исә.

Урамдагы чирәмебез

Унбиш сантига үсә.

 

Имеш, авыр яшибез – 

Каян алырга акча?

Һәрбер капка төбендә тора

Кимендә бер машина.

 

Яр буебыз көннән-көн

Киңәя, гүзәлләнә – 

Безнең якка таба кеше

Теләчедән күченә.

 

Потенциал көчле безнең,

Сабыр итеп торабыз.

Дөрес булып бетмәс инде,

Казанны да узсабыз.

 

Башка барлык яклардан да 

Аерыла Сабабыз.

Шәйми бабай әйткәненчә:

Барысын да булдырабыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100