Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саба районыннан Сабина Әскәрованың канында яман шеш: «Кызымның хәле кинәт начарланды»

Саба районы Кызыл Мишә авылында яшәүче Сабина Әскәровага быел февральдә 10 яшь тула. Сабый баланың әле барысы да алда, аны олы тормыш юлы көтә, дип уйларга була. Тик бер атна элек Сабинаның кисәк кенә хәле бетеп китә: ул урыныннан тора алмаслык дәрәҗәгә җитә. Табиблар аңа канда яман шеш дигән куркыныч диагноз куя…

news_top_970_100
Саба районыннан Сабина Әскәрованың канында яман шеш: «Кызымның хәле кинәт начарланды»
pixabay.com

«Бу чир Яңа ел алдыннан башланды»

Инстаграмда «Әскәровларның кызлары авырып китү сәбәпле, озак вакыт дәваланыр өчен ярдәм кирәк» дигән хәбәр таралды. Хәбәрдә язылган номерга шалтыратып карарга булдым. Телефон трубкасын Сабинаның әнисе — Алинә Әскәрова алды.

Үзем белән таныштыруга ук кызчыкның әнисе: «Юк, юк, борчылмагыз, кирәкмәс», — дия башлады. Алай да, Алинә ханым белән бер башлаган сөйләшүне ахырына кадәр җиткерергә булдым.

— Күңелле нәрсә түгел, — дип башлады ул сүзен. — Социаль челтәрләргә кызыбызның авыруы турында дуслар, танышлар куеп чыккан.

Бу чир Яңа ел алдыннан башланды. 28 декабрь көнне кызыбыз Сабинаның хәле кисәк кенә начарланды, аягына баса алмады. Моңа кадәр грипп белән генә чирләп алган иде, аннан соң терелде. Мәктәпкә барды. Аннан соң инде кулы сызлаудан зарланды, бөтенләй тора алмады.

28 декабрьдә ашыгыч ярдәм машинасын чакырттык. Саба хастаханәсендә лейкоз булырга мөмкин диделәр һәм шул көнне үк Балалар республика клиник хастаханәсенә алып киттеләр. Анда баргач, табиблар диагнозны раслады.

Шул көннән алып кызым ДРКБ хастаханәсендә ята. Шунда гына ятарга куштылар, алга таба нәрсә дип әйтерләр инде. Бәйрәмнәрдән соң тагын бер кат анализларының нәтиҗәсен көтәбез. Үзем лаборант булып эшлим, анализларын алып барып тикшергән идем, — ди Алинә Әскәрова.

«Бүгенге көндә дарулар эчеп тора, химия ала»

Канда яман шеш диагнозын әйтүгә үк эсселе-суыклы булып китә. Табиблар Әскәровларга 80 процент рәтләнеп чыгып киткән балалар бар дип аңлаткан. Яшь гаилә Сабинаның дәваланып чыгуына өметен өзми:

— Дәвалап була, дип әйттеләр. Ләкин озак дәваланырга кирәк. Табиблар дәвалану курсын билгеләде. Шуңа өметләнеп яшибез.

Алга таба нишләтерләр… Андый нәрсәне күргән кешемени инде без? Бу хәбәрне дуслар-якыннар куйган, үзем куймадым. Бер дә кирәкми иде, оялам, — ди Алинә ханым. Алай да, балаңның авырганын белә торып, аңа моң-зарларыңны күрсәтү һич кенә дә дөрес булмас иде. Алинә ханым да көченнән килгән кадәр йөрәк парәсенең кәефен күтәрергә тырыша:

— Почмакка барып еласам да, күз яшьләремне кызыбызга күрсәтмим. Ничек кенә авыр булса да, күңелен күрергә тырышабыз.

Бу хәбәрне бит әле классташлары, укытучылары — барысы да белеп бетермәде. Сабина мәктәптә гел «4»ле, «5»ле билгеләренә генә укыды, быел бөтенләй тырышты инде, күңелләре үсеп китте. Дүртле-бишле билгеләрен алуга сөенеп, шатланып йөрде, безгә дә әйтә барды. Яңа ел бәйрәме кичәләрендә дә катнашты.

Сабинабызны әтисе саклый, үзем бара алмадым, бер яшьлек балабыз бар.

Бүгенге көндә дарулар эчеп тора, химия ала. Файдасы бардыр инде дип уйлыйм, тфү-тфү, әйтергә дә куркам, уңай якка үзгәреш бар шикелле. Аягына да баскалый, ашавы да сөбханаллаһ. Артка таба гына булмасын иде шул. Аллаһы Тәгаләнең өмете белән генә торабыз. Арты хәерле була күрсен, — дип сөйләде Алинә Әскәрова.

Алинә ханым гел «кирәкмәс» дип торса да, бу хәл турында язмыйча кала алмадык. Сабинаның фотоларын да куя алмыйбыз, «Андый нәрсәләрне яратмыйм», — диде әни кеше. Ил төкерсә — күл булыр, диләр. Сабинаның хастаханәдән дәваланып, терелеп чыгуын телибез.

Әскәровлар гаиләсенә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр өчен реквизитлар калдырабыз:

2200 5301 2855 9804

«Ак барс» картасы 89274331188 телефон номерына беркетелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100