news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Саба районында исерекләр патрульгә һөҗүм итә: полицейский берсенең аягына ата (видео)

Саба районы Шәмәрдән бистәсендә патруль кичке сигездә үзен адекват тотмаган "Лада Калина" автомобиле йөртүчесенә юлыга. Аның документларын тикшергән вакытта өч исерек ир-ат килеп, полицейскийларны мыскыл итә башлый. Аннары алар хокук сакчыларына йодрыклары белән ташланалар.

news_top
Саба районында исерекләр патрульгә һөҗүм итә: полицейский берсенең аягына ата (видео)
Инспекторларның берсе һавага атарга мәҗбүр була, әмма бу исерекләрне туктатмый. Алар полицейскийның пистолетын тартып алмакчы булалар. Инспектор аларның берсенең аягына атарга мәҗбүр була.

Аягы яраланган ирне сырхауханәгә озаталар. Тән җәрәхәтләр алган полицейскийга да медицина ярдәме күрсәтелә. Һөҗүм иткән ирләр тоткарлана. Яраланган ирнең элегрәк кеше үтергән өчен утырып чыкканы ачыклана. Һөҗүм иткән тагын берсенең караклык өчен хөкүм ителгәне ачыклана.

Җинаять эше ачылган, һөҗүм итүчеләр ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин, дип яза "Челнинские известия".


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар