Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саба районында фаҗига: Бер егет әтисен үтергән, әнисен яралаган һәм өйгә ут төрткән

Авыл халкы сүзләренчә, гаилә яхшылар рәтендә булган.

news_top_970_100
Саба районында фаҗига: Бер егет әтисен үтергән, әнисен яралаган һәм өйгә ут төрткән
https://pixabay.com

Саба районының Пүкәл авылында коточкыч фаҗига булган. Биредә яшь егет әтисе һәм әнисенә пычак белән һөҗүм иткән. Бу турыда телеграм каналлар хәбәр итте.

Егет әтисен урында ук үтергән, әнисе хәзер реанимациядә ята. Туганнарын яралагач, егет туган йортына ут төрткән.

Әлегә фаҗиганең сәбәпләре турында билгеле түгел. Хокук саклау органнары тикшерү башлаган.

Авыл халкы сүзләренчә, бу гаилә яхшылар рәтендә булган, алар яхшы яшәгән. Мондый кайгы киләсен беркем дә башына да китермәгән.

«Әти-әнисенә һөҗүм иткән егеткә 18 яшь, ул үз-үзенә кул салырга маташкан. Хәзер аның гомере өчен табиблар көрәшә», — дип язды KazanFirst сайты хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән.

«Фаҗига 6 июньдә булган. Урынга хокук саклаучылар килгәндә, 18 яшьлек егетнең әтисе үлгән, әнисе каты яраланган, ул үзе дә авыр хәлдә була. Хәзер алар икесе дә реанимациядә. „Үтерү“, „Үтерергә маташу“ маддәләре буенча җинаять эше ачылган», дип яза «Комсомольская правда» сайты хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100